Н.Исәнбәтнең тууына 120 ел

Быел язучы, шагыйрь, драматург, галим-филолог һәм фольклорчы Нәкый Исәнбәтнең тууына 120 ел. Шул уңайдан, 29 гыйнварда Уфа "Нур" татар дәүләт театрында язучының истәлегенә багышлап, дин һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, журналистлар, блогерлар һәм татар әдәбиятен сөючеләр белән очрашу оештырылды. Кунаклар өчен театр музеена экскурсия үткәрелде. Реклама бүлеге җитәкчесе Гөлшат Сафина “Нур” театрының үткәне һәм бүгенгесе белән таныштырды. Аннары Н.Исәнбәт пьесасы буенча куелган "Һиҗрәт" драмасын карау булды. Спектакльдән соң кунаклар артистлар һәм театрның баш режиссеры Байрас Ибраһимов белән аралашып, фикер алышты. Аралашуны әдәби-драматургик бүлеге җитәкчесе Гөлнур Усманова алып барды.