“Нур” театры нәни дусларына һәм әти-әниләргә чираттагы бүләк әзерли

22 февральдә "BabyNur" проекты кысаларында театрда күңелле бәйрәм узачак. Программада: кызыклы уеннар, җыр-биюләр, "Нур" театры каршында эшләп килүче балалар студиясенең, Татар якшәмбе мәктәбе балалары һәм Фәйзи Гаскаров исемендәге ансамбленең нәни биючеләре чыгышлары, күргәзмәләр, башка бик күп активлыклар.
Чара 11:00дә театрның Зур зал фойесында башлана.

Ә 12:00 сәгатьтә тамашачыларны матур әкият - А. Хайтның "Әйдәгез, дус булыйк" спектакле көтә. Әкият татар телендә бара, рус теленә синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителә.
Билетларны «Нур» театры сайтыннан www.teatrnur.ru һәм кассадан сатып алырга мөмкин: 8(347)248-95-33.
Билет хакы нибары 100 сум.

Гаиләгез белән килегез, күрегез, күңел ачыгыз!