Яңа эшкә баш салынды

Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы Россия Федерациясе Президенты грантын алуга проектлар әзерләүдә катнаша. Без даими рәвештә бу юнәлешне камилләштерү, яхшырту өстендә эшлибез. Шуңа бәйле психологик фәннәр кандидаты, доцент Оксана Сергеевна Батурина белән берлектә яңа эшкә баш салдык. Очрашуның көнүзәк мәсьәләсе булып проект эшен җитештерү һәм аны тормышка ашыру торды. Күз уңында халыклар дуслыгы, туган телне саклау, аның өчен төрле чаралар үткәрү, методик кулланмалар булдыру кебек темалар өстенлек алды. Оксана Сергеевна Башкортстанны уникаль республика дип саный һәм дәлилләү өчен башка шәһәрләр белән чагыштырма фактлар китерде, үзенчәлекләрен ассызыклады. Ул проектлар өлкәсендәге эшчәнлеге белән дә берникадәр уртаклашты. Һәм бу эштә мөһим функцияны тәҗрибә хәл итә дип саный Оксана Сергеевна.