Мәхмүт Гәрәев Советлар Союзы Герое исеменә лаек!

Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәевны Советлар Союзы Герое итеп танырга дигән тәкъдимне яклый.
«Эшлекле кешеләр клубы — ДЛ-16» инициативасы буенча «Мәскәү татарлары Штабы» армия генералы, легендар совет һәм Россия Хәрби башлыгы, тарих һәм юридик фәннәр докторы Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәевны (1923-2019) искә алу кичәсен оештыра.
Мәскәү татар җәмәгатьчелеге чарасына күренекле галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, хәрбиләр, язучылар, шулай ук Мәхмүт Гәрәевның дуслары һәм укучылары җыелды. «Эшлекле кешеләр клубы – ДЛ-16» һәм «Татар штабы» әгъзалары Мәскәү, Казан, Уфа, Чиләбе һәм Ташкент шәһәрләре хакимиятләренә аның исеме белән аталган, анда туып-үскән, укыган, хезмәт иткән Мәхмүт Гәрәев исемен бирү инициативасы белән мөрәҗәгать итәргә булган.
Эшлекле кешеләр клубы әгъзасы, РФА вице-президенты, академик Илдар Үтәмышев сүзләренә караганда, Мәхмүт Гәрәев күренекле хәрби, галим, XX гасыр стратегы булган.
«Ул хәрби теория һәм практика үсешенә зур өлеш кертте. Иң мөһиме - ул гомер буе татар халкының милли проблемаларын хәл итүдә актив катнашты, үз халкы белән горурланды», - дип билгеләп үтте Илдар Үтәмышев.
Шулай ук "Татар штабы" яшьләре армия генералы Мәхмүт Гәрәевны аерым искә алды. Туганнары исеменнән Мәхмүт Гәрәевның улы, генерал-майор Тимур Гәрәев «Татар штабы» на әтисе истәлеген мәңгеләштерүгә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде.
Кичәдәге видео язманы ссылкасы буенча карый аласыз
https://www.youtube.com/watch?v=SbcPKLNbuMQ