Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы генерал Миңнегали Шәйморатов, Даян Мурзин, Рейхстагка байрак элгән Гази Заһитовка Русия каһарманы исемен бирү кирәклеге турында мөрәҗәгатьне хуплый.

"Берлек" оешмасы каршында оешкан Мәрьям Солтанова исемендәге һәм "Рәйхан" клублары уртак утырыш уздырды. Анда данлыклы каһарман – Даян Мурзин шәхесе һәм аның батырлыгы турында сүз барды. Утырыш "Рәйхан" клубы җитәкчесе Халисә Мөхәммәдиеваның "Кара генерал" дип аталган фильмын караудан башланды. Фильмда Даян Мурзинның сугыштагы батырлыклары, Чехословакиядә партизан төркемен җитәкләве итүе сурәтләнгән.

Даян Мурзин ​1921 елның 20 гыйнварында Башкортстанның Бакалы районы Иске Балыклы авылында туа. Милләте – татар. Кушнарен педагогия училищесын тәмамлагач укытучы, мәктәп мөдире булып эшли. Рига хәрби училищесыннан соң сугышта катнаша. 1942 елдан агентура эшчәнлеге башлана. 1943 елда Молдовада партизаннар хәрәкәте оештыруда катнаша. Украинада күзләүчеләр мәктәбен тәмамлагач Словакиядә партизаннар хәрәкәтен оештыру эшенә җибәрелә. Анда төркеме белән фашистларның 4 мең сугышчысын тар-мар итә, 60 эшелонын шартлата.

Даян Мурзин Чехословакия каһарманы, Чехия, Словакия һәм Моравиянең 16 шәһәренең шәрәфле әгъзасы. Батырлыклары өчен Совет берлегенең 12, чит илләрнең – 13 медаленә лаек була. Сугыштан соң прокуратурада эшли.
https://www.azatliq.org/a/30420295.html