Без булдырабыз!

Бу көннәрдә Казанда Русия төбәкләрендәге мәктәп укучылары арасында татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада узды. Дүртенче тапкыр оештырылучы чарада Русиянең 21 төбәгеннән 163 укучы катнашты. Гран при Башкортстан Республикасы һәм Төмән өлкәсе укучылары яулады.
Сәнгатьле уку конкурсында Туймазы шәһәреннән Гүзәл Галина гран-при яулады (укытучысы - Нурисламова Земфира). Әдәбият буенча беренче урынны Бүздәк районыннан 8 сыйныф укучысы Дарина Ергизова ( укытучысы – Ирина Ергизова) алды. Татар теле буенча ике урын да Башкортстан кызларында: Миякә районыннан Илүзә Рамазановада (укытучысы — Гүзәлия Нурмөхәммәтова) һәм Борай районыннан Әдилә Шакировада (укытучысы – Зөлфирә Шакирова). Укытучыларга Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы исеменнән мактаулы грамоталар тапшырылды.
Башкортстан татарлары конгрессы исеменнән барлык җиңүчеләрне дә тәбриклибез. Бу уңышлар алдагы көннәрдә дә зурдан-зур үрләр яуларга башлам булып торсын, иҗат чишмәгез саекмасын, дәрт-дәрман өстәлеп яңа җиңүләр генә көтсен.
Зур уңышларга ия булырлык укучыларны тәрбияләгән укытучыларга корычтай сәламәтлек, ак бәхетләр, гаилә бәхете, игелекле һәм җаваплы эшегездә җиңеллек, берсеннән-берсе акыллы һәм тырыш укучылар телибез.
Афарин, без сезнең белән горурланабыз!
https://www.azatliq.org/a/30424240.html