Туган телләр көненә әзерлек башланды

Игълан!
Күпләрегез белүенчә, 21 февраль - Халыкара туган тел көне дип билгеләнә. Шуңа бәйле рәвештә Башкортстан татарлары конгрессы флешмоб башларга тәкъдим итә. Узгарылу вакыты 21 февраль көне. Безнең төркем https://vk.com/kongresstatarufa битенә туган тел турында укыган шигырь, әсәрдән өзек, җыр яки котлау сүзләрен видеоязмага төшереп куя аласыз. Шулай ук, кызыклы мәгълүматлар, чаралар, вакыйгалар белән безнең белән дә бүлешегез. Вконтакте https://vk.com/kongresstatarufa һәм Инстаграмм челтәрләрендә билгеләгез!