АБЛАЙ АВЫЛЫНДА ГОРЕФ-ГАДӘТЛӘРЕБЕЗНЕ САКЛАУГА ЗУР ИГЪТИБАР БҮЛЕНӘ

Чакмагыш районының Аблай авылы җирлеге-Башкортстандагы бай, чагу тарихлы татар авылларының берсе. Биредәге авыл халкы үзенең ата-бабалырыннан килгән мәдәни-әдәби, тарихи мирасын буыннан-буынга тапшыра килә. Төрле форматтагы фольклор бәйрәм чаралары да даими үтә.
Кичә генә Аблай мәдәният йорты бинасында-гүзәл затларыбыз көненә багышланган "Орчык бәйрәме" исемле бик күркәм концерт программасы узды. Монда әлбәттә, мәдәният учагы каршысындагы апалардан һәм кызлардан торган "Ахирәтләр" түгәрәге әгъзалары-бәйрәмнең йөрәге булды! Бәйрәмне мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Лида Шәяхмәтова, Гөлназ Ибраһимова һәм әйдәүче китапханәче Рәзифә Арсланова алып бардылар. Җырлы-моңлы, күңелле тамаша алдыннан Үрнәк авыл Советы биләмәсе башлыгы, оста баянчы, җырчы Рәсимә Зәйнетдинова якынлашып килгән 8 март уңаеннан авылның сылукайларын тәбрикләп үтте. Чарада Башкортстанның “Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Юлай Низаев та катнашты һәм әдәби-нәфис чыгыш ясап үтте.
Әлеге чара, биредә яшәүче якташларда күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф белән беррәттән-ихлас аралашу, рухи зәвыклылык бүләк итте.