Гөлләмәдәге төрле төсле чәчәкләрдәй...

Кырмыскалы районында байтак гасырлар дәвамында 30га якын милләт вәкилләре дуслыкта, татулыкта гомер итә. Татарлар – саны буенча икенче урында тора, монда яшәүчеләрнең 31,9 процентын тәшкил итә. Бу мәгълүмат шушы көннәрдә “Башкортстан татарлары конгрессы”ның Кырмыскалы районы бүлекчәсе отчет-сайлау конференциясендә яңгырады.
Әлеге чара бик күркәм килеп чыкты һәм районда яшәүче татарларның бердәмлеген генә күрсәтеп калмый, барлык милләт вәкилләре белән бер гөлләмәдәге төрле төстәге чәчәкләр кебек матур итеп яшәүләрен, кулга-кул тотынып эшләүләрен дә чагылдырды.
Отчет-сайлау конференциясенә районның 16 авыл биләмәсеннән 50дән артык делегат, шулай ук район хакимияте вәкилләре, районда эшчәнлек алып барган иҗтимагый оешма вәкилләре: “Урыслар соборы” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Дарья Якунина, район башкортлары Корылтае рәисе Илмира Галиәхмәтова, чуваш халкының “Канаш” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Татьяна Козлова, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Кырмыскалы районының шәрәфле шәхесе, танылган җырчы-шагыйрь Рамил Чурагул, шулай ук авыл биләмәләре башлыклары, оешма һәм предприятие җитәкчеләре чакырылды.
Узган чордагы эшчәнлек турында отчет белән Кырмыскалы татарлары конгрессы җитәкчесе Зөлфия Әхәмәрова чыгыш ясады. Зөлфия Әнвәр кызы билгеләвенчә, районда татарларның рухи-мәдәни мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү, профессиональ һәм үзешчән иҗат үсеше өчен барлык шартлар тудрылган, бик күп мәдәни чаралар үткәрелә. Шунысын да аерым билгеләп үтәргә кирәк: аларга әзерлек һәм үткәрүдә районда яшәүче татар халкы да актив катнаша. Татар фольклор коллективлары һәр чараның чагу бизәге. Районда күләмле чаралар үткәргәндә һәрбер милләт вәкилләре, шул исәптән татарлар, милли ихаталар корып, анда үзләренең мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тормыш-көнкүрешен ачык чагылдыра.
Бүген районда барлыгы 35 иҗади коллектив уңышлы эшләп килә. Татар халык иҗатын өйрәнү һәм киләсе буынга тапшыру юнәлешендә Иске Акташ авылының “Яшьлегем моңнары”, Сахай мәдәният йортының “Галия”, Яңа Кыешкы мәдәният йортының “Якты моңнар” фольклор ансамбльләре, Бозаяз мәдәният йортының “Яшь йөрәкләр”, Атҗитәрдән “Рәйхан”, Шәйморатовтан “Бердәмлек”, Прибельский модельле мәдәният йортының “Шатлык” вокал ансамбльләрен аерып әйтергә була. Үзешчән сәнгать коллективларында балалар да, яшьләр дә, урта һәм өлкән буын вәкилләре дә зур теләк белән шөгыльләнә. Кызганычка каршы, төбәкара конкурсларда катнашырга сәләтле булган көчле колективларыбыз юк әлегә, дигән борчылуын да белдерде Зөлфия Әхмәрова. Бу уңайдан Башкортстан Республикасы “А калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасына кушылганда, районда аның тагын берничә бүлекчәсен ачканда, бик яхшы булыр иде, дигән фикер дә яңгырады. Әйткәндәй, әлеге вакытта Кабак авыл мәдәният йортында бу оешманың Халисә Әхмәтшина җитәкчелегендә бүлекчәсе уңышлы эшләп килә. Әлеге коллектив тарафыннан “Каз өмәсе”, “Туй йоласы”, “Әбиемнең серле сандыгы” кебек чаралар югары дәрәҗәдә оештырылды. Биредә телне саклау мәсьәләсенә дә зур игътибар бирелә. Тамашаларга балаларны да җәлеп итеп, аларны татарча сөйләшергә өйрәтәләр, якыннан йолаларыбыз белән таныштыралар. Районда мондый коллективлар артса, ничек яхшы булыр иде!
Әлбәттә, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү эшендә туган телне өйрәнү мөһим мәлләрнең берсе. Сер түгел, бүген туган телләрне, шул исәптән татар телен өйрәнүдә билгеле авырлыклар бар. Районның нибары 6 мәктәбендә генә татар теле укытыла, ул да атнасына бер дәрес кенә керә. Шулай булгач, төп басым гаиләгә ясалырга тиеш дигән фикерен белдерде Халисә Носратулла кызы, балаларга телне өйрәтү буенча үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашып.
Телне үзләштерүдә татар телендә нәшер иелүче матбугат басмалары да зур ярдәм күрсәтә. Урындагы бүлекчә активистлары ел саен “Кызыл таң”, “Өмет”, “Үзән” гәзитләренә языла, матбуган кампанияләре чорында гәзит- журналларга яздыру эшендә күп көч салалар. Бу юнәлештә актив эш алып барган урындагы бүлекчә Советы әгъзасы Эльвира Ямалетдинова исеменә рәхмәт сүзләре әйтелде.
Татар халкы өчен зур әһәмияткә ия булган чараларны да телгә алды чыгыш ясаучылар. Мәсәлән, күптән түгел генә район Мәдәният сараенда шаулап-гөрләп күренекле якташыбыз – шагыйрә, язучы Дилә Булгакованың иҗат кичәсе узды. Әлеге чарада аңа “Районның шәрәфле шәхесе” дигән мактаулы исем бирелде.
Башкортстанның чагу шагыйрьләренең берсе Расих Ханнанов иҗатына багышланган “Ак күгәрчен” конкурсының финалы да Кырмыскалы авылында узды. Татар һәм башкорт телләрендә иҗат итүчеләр өчен бу бәйге бик күп мөмкинлекләр ачты.
Бүген Илебез катлаулы чор кичерә. Өлешчә мобилизация районыбызның байтак гаиләләренә кагылды. Күпләре улларын, абыйларын, әтиләрен, туганнарын хәрби җыеннар урыннарына, Русия армиясенә ярдәм итү өчен озатты. Иҗтимагый оешма вәкилләре дә изге эшкә актив кушылды. Әйкәндәй, кырмыскалылыларның бу юнәлештәге эшчәнлеге зур хөрмәткә лаек. “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!” дигән девиз астында төрле-төрле чаралар, хәйрия ярминкәләре оештыралар.
Отчет-сайлау конференциясенең көн тәртибендәге башка мәсьәләләре дә каралды. Шулай итеп, “Башкортстан татапрлары конгрессы” иҗтимагый оешмасының Кырмыскалы бүлекчәсе җитәкчесе итеп бертавыштан янә Зөлфия Әхмәрова сайланды. Шулай ук 19 ноябрьдә узачак Съездда катнашу өчен Кырмыскалы районыннан ике делегат билгеләнде.
Чараның дулкынландыргыч мәлләренең тагын берсе – бүләкләү тантанасы. Телебезне, мәдәниятебезне саклау һәм яшь буынга тапшыру юнәлешендә нәтиҗәле эшчәнлек алып барган һәм районның иҗтимагый тормышында актив катнашкан кырмыскалылылар район хакимияте һәм “Башкортстан татарлары конгрессы” башкарма комитетының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Районның үзешчән артистлары үзләренең дәртле җырлары белән бәйрәм рухы кабызды. Йола буенча, мондый чаралар “Туган тел” җыры белән тәмамлана. Аны аягүрә басып башкарганнан соң, канашучыларның һәммәсе: киләчәктә дә бердәм булып, районыбызда яшәүче башка милләт вәкилләре белән дуслыкта, татулыкта яшәргә язсын, Илебездә тынычлык, бердәмлек булса, барлык эшләрне, изге уй-ниятләребезне тормышка ашырырга мөмкин, дигән теләктә таралашты.
Фото: Эльвира Ямалетдинова, Гөлчәчәк Әсәдуллина.