Чакмагыш районы музеенда – җылы очрашу

Башкортстан татарлары конгрессының район бүлекчәләредә отчет-сайлау конференцияләре дәвам итә. Чакмагыш районында да искиткеч җылы очрашу узды.
Әлеге чарада Башкортстан татарлары конгресының Башкарма комитеты рәисе, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Заһир Әхсән улы Хәкимов, Чакмагыш район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалиевның катнашуы аңа тагын да әһәмият өстәде.
Чакмагыш районында гасырлар дәвамында төрле милләт вәкилләре бер-берсен хөрмәтләп, татулыкта, бердәмлектә яши. Ата-бабалардан калган йолалар, рухи кыйммәтләр, милли үзенчәлек сакланып, буыннан-буынга тапшырылып килә. Әлеге очрашуда да татар телен, мәдәниятен саклау мәсьәләсенә зур игътибар бүленде. Милли кыйммәтләрне сакларга һәм үсеп килүче буынга кечкенәдән сеңдерергә кирәк, алар үзләренең тарихын белеп, мәдәниятен хөрмәт итеп, Туган ягын яратып үсәргә тиеш, дигән фикер чараның башыннан ахырына кадәр кызыл җеп булып үтте.
Отчет-сайлау конференциясендә Конгрессның урындагы бүлекчәсе эшчәнлегенә йомгак ясалды, киләчәккә планнар билгеләнде. Шулай ук район татарлары оешмасының яңа составы һәм рәисе сайланды: аңа хәзер Чакмагыш авыл биләмәсе башлыгы Фаил Әхнәф улы Ишморатов җитәкчелек итәчәк.

Фото: Башкортстан татарлары конгрессының Чакмагыш районы бүлекчәсе.