Очрашу, аралашу бик кирәк иде!

“Башкортстан татарлары конгрессы”ның Нуриман районындагы бүлекчәсе отчет-сайлау конференциясе татар мәдәният үзәгендә узды.
Конференциядә “Башкортстан татарлары конгрессы” Башкарма комитеты рәисе урынбасары Зәлия Рәфис кызы Ахунова, район мәдәният бүлеге начальнигы Линиза Шаһбал кызы Хәлилова, татар мәдәният үзәге, районның ветераннар советы әгъзалары, Кызыл Яр, Яңа Субай, Байгилде, Яна Күл авыл биләмәләреннән күпсанлы кунаклар катнашты.
Урындагы бүлекчә рәисе З.З. Фәттахованың чыгышы бик эчәлекле булды. Үзенең сүзен ул район тарихына байкау ясаудан башлады.
Бүген Нуриман районының 12 авыл биләмәсендә 20 меңгә якын кеше яши. Башкортлар - 34%, татарлар-31%, руслар -23%, марийлар-10,2%, башка милләт вәкилләре 1,7% тәшкил итә. Төрле милләт вәкилләренең кулга-кул тотынышып, дус-тугандаш булып яшәүләре һәм эшләүләре нәтиҗәсендә район актив рәвештә үсешә.
Районда 4 милли мәдәният үзәге булдырылган. Нимесләрдә – татар, Яңакүлдә – башкорт, Павловкада– рус, Баш Шидыда мари мәдәнияте үзәкләре эшли.
Татар телен, мәдәниятен саклау, үстерү юнәлешендәге эшләре дә сокланып сөйләрлек. Ришат Исмәгыйлев исемендәге Байгилде авыл лицеенда, Кызылъяр урта мәктәбе һәм шул мәктәпнең Яңа Субай филиалында, Нимесләр һәм Үкәрле башлангыч мәктәпләрендә татар теле дәресләре укытыла.
Зилә Заһит кызы билгеләвенчә, телне, милли мәдәниятне саклап калу өчен мәктәпләрдә, китапханәләрдә, мәдәният үзәкләрендә байтак эшләр башкарыла. Шагыйрь Зиннур Насыйбуллин исемендәге “Әдәбият- халыклар дуслыгы нигезе” шигырь бәйгесе районда инде 10 ел дәвамында үткәрелеп килә һәм балалар өчен оештырылган иң мәртәбәле ярышларның берсе булып тора.
Гомумән, якташлар иҗатына районда зур игьтибар бирелә. Күренекле шагыйрәләр Халисә Мөдәрисова, Халисә Мөхәммәдиева һәм башкалар белән очрашулар, шигърият кичәләре үткәрү күркәм йолага әверелгән.
Район мәктәпләре укучылары республика күләмендә үткәрелгән “Тукай моңнары” конкурс-фестивалендә, “Республикама дан җырлыйм” (Пою мою республику) иншалар бәйгесендә дә актив катнашып, җиңү белән кайталар.
“Пушкин, Тукай һәм Кәрим” республика конкурсы барышында исә укучылар әлеге өч бөек әдип әсәрләре буенча рәсем төшереп, аларның әдәби мирасын үзләренең һәм халык хәтерендә ныгыта. Ел саен район мәктәпләрендә Габдулла Тукай, Муса Җәлил көннәре үткәрелеп килә.
Китапханәләрдә ел дәвамында төрле әдәби чаралар, китап күргәзмәләре, бәйгеләр оештырыла. Татар телендә чыккан 9 төрле гәзит-журнал килә. Барлыгы 273 211 китап бар, шуларның шактый гына өлешен (18954те ) татар телендә чыккан китаплар тәшкил итә. Китап фонды даими рәвештә тулыланып тора.
Районда үткән чараларда халык теләп катнаша, төрле смотр- конкурсларда туган телебездә чыгыш ясаучылар да бихисап. Байгилде мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Ихлас” халык фольклор ансамбле, район мәдәният йорты каршындагы “Хәзинә” татар халык вокал ансамбле, баянчылар ансамбле, Сәгыйть Мифтахов исемендәге татар-башкорт халык театры, балалар бию ансамбле һәм башкалар районда үткән барлык мәдәни чараларда катнашалар. Ел дәвамында бәйрәм саен концерт-театрлар куела, милли һәм дини бәйрәмнәр үткәрелә. Кыскасы, халыкның ялын файдалы һәм күңелле итеп үткәрү өчен барлык шартлар һәм мөмкинлекләр тудырылган.
Быел Нимесләр авылында татар мәдәнияте үзәге “Нәүрәз бәйрәме”н оештырды.
Авыл җирлекләрендә "Шәжәрә бәйрәмнәре" дә бик матур уза. Мәктәпләрдә шушы темага багышланган класс сәгатъләре, класстан тыш чаралар үткәрелә.
Район татарлары республика күләмендә үткәрелгән чаралардан да читтә калмый.
Быел Бүздәктә үткән Бәлешфестта I дәрәҗә диплом белән бүләкләнгәннәр.
Узган елда " Ике аккош" республика музыкаль конкурс-фестивалендә Нуриман районыннан дистәләгән һәвәскәр җырчы һәм баянчылар катнашып, шулар арасыннан Нәхилә Шугаепова II дәрәҗә һәм Зөлфия Фазлыева III дәрәҗә дипломга лаек булганнар.
Татарстанда Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды үткәргән «ЯҢА ТАТАР ҖЫРЫ» бәйгесендә Нуриман йолдызы Нәгыйлә Шөгәепова үзе язган «Йолдыз атылганда» җыры белән III дәрәҗә премия лауреаты булган.
IV Бөтендөнья фольклориадасы да – район тарихында онытылмас һәм чагу вакыйгаларның берсе булып хәтердә калган. Район үзәгендә чит илдән килгән кунаклар хөрмәтенә татар халкының кул эшләреннән һәм милли ризыкларыннан торган күргәзмәләр оештырылган. Ә«Ихлас» татар халык фольклор ансамбле Уфа шәһәрендә Бөтендөнья фольклориадасы чикләрендә "Ватан" этнопаркында узган Русия халыкларының милли костюмнары буенча флешмоб төшерүдә катнашкан.
Татар мәдәният үзәгендә “Ихлас” түгәрәге эшләп килә. Алтын куллы апалар чигү чигү, бәйләм бәйләү, түбәтәй, калфаклар ясау серләре белән уртаклашалар, осталык дәресләре күрсәтәләр. Кызганычка каршы, әлегә кадәр Татар мәдәният үзәгендә татар костюмнары юк. Бу мәсьәләне бүген алар “Башкортстан татарлары конгрессы” җитәкчесе урынбасары Зәлия Ахуновага да җиткерде.
Район ветераннары да бик актив эш алып бара. Үзешчән сәнгать коллективлары халык иҗатын үстерүдә зур роль уйный, алар районнарда гына түгел, республика чараларында да актив катнашалар. Ветераннар хәйрия акцияләреннән дә читтә калмый. “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясендә, Луганск һәм Донецк республикалары халкына һәм мобилизацияләнгән якташлар өчен кием, кирәк –яраклар җыюда бердәмлек күрсәттеләр.
Конференция барышында көн тәртибендәге һәр мәсьәләне җентекле тикшереп, тиешле карарлар кабул ителде. Шул исәптән “Башкортстан татарлары конгрессы” иҗтимагый оешмасының Нуриман районы бүлекчәсе рәисе, урынбасары һәм әгъзалары сайланды һәм 19 ноябрьдә Уфа шәһәрендә узачак Съездга делегатлар билгеләнде.
Гомумән, мондый очрашу, аралашу бик кирәк иде. Конференция чикләрендә узган чордагы эшчәнлеккә йомагак ясалды, киләчәккә планнар билгеләнде һәм аларны тормышка ашыру юллары тикшерелде. Татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерүгә зур өлеш кертүчеләргә “Башкортстан татарлары конгрессы”ның Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бу исә аларга тагын да дәртләнеп эшләргә канат куйгандыр, дип ышанасы килә.
Күркәм чара бүгенге көнгә мәгънәле булган кечкенә концерт һәм татар халкының гимны - "Туган тел" җыры белән тәмамланды.

Фото: Зәлия Ахунова.