Башкортстан- дуслык иле, һәрбер милләт аның гөле

Гүзәл Башкортстаныбыз төрле-төрле чәчәкләрдән торган матур гөлләмне хәтерләтә: биредә гасырлар дәвамында төрле милләт вәкилләре дустанә мөнәсәбәттә яши һәм кулга-кул тотынышып эшли. “Башкортстан татарлары конгрессы”ның район-шәһәрләрендә узган отчет-сайлау конференцияләрендә моңа тагын бер тапкыр инанасың. Бишбүләк районындагы очрашуда да җылы атмосфера хакимлек итте.
Чарада район хакимияте башлыгы Артур Зарипов, “Башкортстан татарлары конгрессы”ның Башкарма комитеты рәисе урынбасары Зәлия Ахунова, милли оешмалар әгъзалары, авыл биләмәләре башлыклары һәм милләт өчен янып-көеп яшәгән һәм эшләгән кешеләр җыелды.
Бишбүләк районында татарлар, башкортлар, руслар, марийлар, чувашлар дус- тату гомер итә. Алар бер гаилә булып, дуслыкның кадерен белеп, авыр чакларында бер-берсенә ярдәм итеп, уңышларын, шатлык һәм кайгы-хәсрәтләрен уртаклашып яшәргә күнеккән.
Халыкның яшәү шартларын яхшырту, туган телләрне, милли мәдәниятне, тарихны өйрәнүгә булышлык итү – дәүләтебезнең дә, иҗтимагый оешмаларның да максаты. Шуны күз уңында тотып, чарада чыгыш ясаган Артур Мөхлис улы да күпмилләтле район өчен милли иҗтимагый оешмаларның әһәмияте зур булуын билгеләп үтте. “Аларның бердәм эшләве нәтиҗәсендә милләтара бердәмлекне һәм халыклар арасындагы дуслыкны ныгытырга мөмкин. Киләчәктәдә дә бу оешмаларга ярдәм итәчәкбез”, - диде ул.
Конференция барышында башкарылган эшләргә йомгак ясалды, алдагы елга планнар билгеләнде. Шулай ук татар конгрессының район бүлекчәсенә яңа җитәкче сайланды: бу бурычларны хәзер Лилия Мусаева башкарачак. Лилия Марсель кызына һәм аның җитәкчелеге астындагы коллективка телебезне, мәдәниятебезне үстерү, халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен киләсе буынга тапшыру юнәлешендәге изге башлангычларында уңышлар телибез!
Фото: Зәлия Ахунова һәм Бишбүләк районы хакимияте.