“Бердәм эшлибез, дус яшибез!”

“Башкортстан татарлары конгрессы”ның Благовещен районы бүлекчәсе отчет-сайлау конференциясендә тормыш эшчәнлегенең төрле өлкә вәкилләре, дин әһелләре катнашуы нәтиҗәсендә, очрашу бик җылы, эчтәлекле һәм күркәм килеп чыкты.
Авылара үзәк китапханәсендә оештырылган чарада соңгы 5 еллыктагы эшчәнлек турында доклад белән “Башкортстан татарлары конгрессы”ның урындагы бүлекчәсе җитәкчесе Гөлшат Акбатырова чыгыш ясады. Аның буенча фикер алышуда “Таң-Чулпан” мәчете имам-хатыйбы Рафикъ хәзрәт, район хакимияте вәкилләре һәм чакырылган кунаклар катнашты. Җанлы фикер алышудан соң, барлык тәкъдимнәрне исәпкә алып, алдагы елга эш планы билгеләнде.
Шулай ук, көн тәртибенә ярашлы, татар конгрессы бүлекчәсенең яңа составы һәм рәисе сайланды. Иҗтимагый оешма җитәкчесе вазыйфасына Эльвира Гобәйдуллина тәкъдим ителде һәм сайланды.
Чара, күркәм йола буенча, “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Аны җыелучылар бергәләп, аягүрә торып башкарды.
Фото: Зәлия Ахунова.