Безнең көч – бердәмлектә

Заһир Хәкимов җитәкчелегендә “Башкортстан татарлары конгрессы” иҗтимагый оешмасы әгъзалары “Торатау” конгресс-холлында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан оештырылган тантаналы чарада катнашты.
Кунакларны фойеда республиканың Хәрби Дан музее тарафыннан оештырылган һәм безнең халыкның хезмәт батырлыгы, бердәмлеге, дуслыгын чагылдырган күргәзмә каршы алды. Республикада яшәүче төрле милләт вәкилләре бу көнне әлеге мәйданчыкка җыелып, аралашты, фотога төште һәм бәйрәм концертын тамаша кылды.
Җыелучыларны республика Башлыгы Радий Хәбиров тәбрикләде.
- Бу бәйрәм Илебез тарихы белән тыгыз бәйле. Авыр вакытларда безнең халык батырлык, кыюлык үрнәге һәм Илебезне сакларга һәрвакыт әзер булуын күрсәтә. Шулай булды, бар һәм булачак. Башкорт полклары Русиянең барлык хәрби сәфәрләрендә катнашты. 1812 елда алар Парижга кадәр барып җитте, Беренче бөтендөнья сугышында безнең төбәктән ярты миллионга якын кеше фронтка китте. 1945 елда Бөек Җиңү бүләк иткән якташларыбызның батырлыгы да безнең хәтердән беркайчан да җуелмас.
Бүген дә безнең күпмилләтле халык бердәм булып Ватаныбыз сагына басты. Без нацизмны җиңү өчен үзебезнең Президентыбыз Владмир Владимирович Путин янына берләштек. Якташларыбыз хәрби бурычларын лаеклы башкара һәм янә Донбасс өчен көрәшә. Бүген без тагын да көчлерәк: безнең Русия гаиләсенә тугандаш Донбасс, Запорожье һәм Херсон халыклары кайтты. Алар язмышларында хәлиткеч – Русия белән мәңгегә бергә булу сайлавын ясады.
Замача Башкортстан – илебезнең ышанычлы хәрби тылы. Безнең куәтле сәнәгать, эре энергетика предприятиеләре һәм оборона комплексы бар. Аларның барысы да илебез куәтен арттыруга, дәүләт суверинитетын саклауга зур өлеш кертә. Безнең төбәктә бик күп милләт вәкилләре дуслыкта һәм татулыкта гомер кичерә, һәрберсе зур горурлык белән: “Башкортстан - минем республика, минем Ватаным. Бу күркәм җирдә яши һәм эшли алуыбыз – зур бәхет”, - дип әйтә ала. Изге эшләребезне балаларыбыз, оныкларыбыз, туруннарыбыз дәвам итә, шулай булсын да! – диде Радий Фәрит улы.
Шулай ук татана чикләрендә Радий Хәбиров республика һәм Ил үсешенә лаеклы өлеш кертүчелләргә дәүләт бүләкләре дә тапшырды.
Җыр-моң, милли биюләрдән торган һәм милләтләр дуслыгын, татулыгын чагылдырган бәйрәм концертыннан соң да җыелучылар ихлас аралашты, бай тәэссоратлары белән уртаклашты һәм алган юнәлешебез буенча тагын да дәртләнеп эшләргә канатланып таралышты.
Фото: Эльвира Ямалетдинова.