Милләтебез киләчәге үзебезнең кулларда!

Нефтекама шәһәрендә Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы”ның урындагы бүлекчәсе отчет-сайлау конференциясе узды. Аның эшендә Конгрессның Башкарма комитеты җитәкчесе Заһир Хәкимов, шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Артур Фазлыев, мәдәният бүлеге начальнигы Илмир Ялалов катнашты.
Милли-мәдәни үзәкнең эшчәнлеге турындагы отчет белән милли-мәдәни оешмалар җитәкчесе Гөлнара Гыйлемханова чыгыш ясады. Шулай ук конференциядә урындагы татар оешмасының яңа җитәкчесе сайланды – арытаба телебез, мәдәниятебезне саклау һәм үстерү юнәлешендә эшчәнлекне оештыру бурычы Чулпан Гафурҗановага йөкләнде. 19 ноябрьдә Уфа шәһәрендә узачак Съездда катнашу өчен делегатлар да билгеләнде.
Чараның рәсми өлешеннән соң “Кызыл таң” гәзите хәбәрчесе Гөлнара Гыйлемханова “Кызларны тәрбияләү – милләтне тәрбияләү” темасы буенча “Түгәрәк өстәл” оештырды. Анда татар теле укытучылары, китапханәчеләр, дин әһелләре, мәдәният, ЗАГС хезмәткәрләре, журналистлар һәм милләтебезнең киләчәге өчен битараф булмаган кешеләр катнашты. Түгәрәк өстәл артына җыелучылар телебезне, мәдәниятебезне, әдәбиятыбызны, динебезне, милли басмаларны ничек саклап калырга дигән көнүзәк сорауларга җавап эзләде.
Чараны “Ак калфак”, “Яшь йөрәкләр” фольклор ансамбльләре һәм Р.Акмалованың шәхси музей-студиясе бизәде.
Фото: Гөлнара Гыйлемханова.