Эшләр дәвамлы, нәтиҗәле булсын!

“Башкортстан татарлары конгрессы” төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе, Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Заһир Хәкимов Уфа районында узган отчет-сайлау конференциясендә катнашып, телебезне, мәдәниятебезне саклау һәм үстерү эшендә актив катнашучыларны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Уфа районында төрле милләт вәкилләре дус, тату гомер итә. Монда яшәүчеләр ата-бабаларның йолаларына зур хөрмәт белән карый, гореф-гадәтләрне, әхлакый ориентирны, милли үзенчәлекне буыннан буынга тапшырып килә. Дмитриевка авыл китапханәсендә узган очрашуда бу юнәлештә башкарылган эшләргә тукталып, аларның әһәмиятен билгеләп үттеләр һәм киләчәктә дә эшне актив алып барырга кирәклегенә басым ясадылар.
Җыелучыларны Уфа районы хакимияте башлыгы урынбасары Әлфия Диңгезбаева сәламләде һәм изге теләкләрен җиткерде. Заһир Әхсән улы иҗтимагый оешманың эшчәнлеге һәм планнары турында сөйләде һәм урындагы бүлекчәнең эшчәнлеген оештыруга күп көч салучыларны тәбрикләде: Марс Балтин, Урал Исмәгыйлев, Әлфия Диңгезбаева, Лилия Михайлова һәм Зөлфия Халкаевага Рәхмәт хатлары тапшырды.
Көн тәртибенә ярашлы, 19 ноябрьдә Уфа шәһәрендә узачак Съездга делегатлар – Әлфия Шакирова һәм Руслан Зөлкәрнәев сайланды.
Конференция эшлекле, җылы мохиттә үтте. Ул өстенлекләрне билгеләп, башланган эшләрне уңышлы тормышка ашырырга көч өстәде. Ә уфалылар киләчәккә бик күркәм уй-ниятләр белән яши: алдагы чорга билгеләнгән эш планы да шул хакта сөйли.
Фото: Уфа районы хакимияте сайты.