Кулга-кул тотынып эшлиләр

Стәрлетамак шәһәре татарлары отчет-сайлау конференциясен Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалында үткәрде.
Әлеге чарада сәнәгать предприятиеләре, төрле учреждение җитәкчеләре, мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре, укытучылар, китапханәчеләр, студентлар һәм матбугат басмалары вәкилләре катнашты.
Конференция милли моңнар белән ачылып китте: атказанган мәдәният хезмәткәре Радик Галимҗановның оста итеп гармунда уйнавына беркем дә битараф кала алмый, агылган татар көйләре һәркемнең күңел кылларын тибрәтә, яшьләрне тагын да дәртләндерә, ә өлкәннәрдә өмет уята.
Күркәм итеп башланып киткән конференциядә кунакларның чыгышлары да эчтәлекле булды, бер-берсен тулыландырып, бердәмлектә алып барылган эшчәнлекнең бик нәтиҗәле булуын чагылдырды. БДУның Стәрлетамак филиалы директоры Игорь Cыров билгеләвенчә, әлеге филиал шәһәрдәге төрле милли-иҗтимагый оешмалар белән тыгыз хезмәттәшлек итә.
Урындагы татар конгрессы бүлекчәсе җитәкчесе Илсур Мансуров шәһәр оешмасының эшчәнлеге турындагы мәгълүмат белән чыгыш ясады. Илсур Салихҗан улы әйтүенчә, Конгрессның Башкарма комитеты шәһәрдәге мәгариф оешмалары белән актив эш алып бара. Бу уңайдан ул мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбяты фәннәренең укытылуына тукталды. Шулай ук 5нче гимназиядә укыту-тәрбияви эшнең татар телендә алып барылуын да билгеләде.
“Башкортстан татарлары конгрессы”ның Стәрлетамак бүлекчәсе БДУның урындагы филиалы белән дә кулга-кул тотынып эшли. Уку йортында төрле чаралар: иҗат кичәләре, билгеле шәхесләр белән очрашулар, семинарлар, конференцияләр даими үткәрелеп тора. Бүгенге көндә филиалда 500дән артык татар теле һәм әдәбияты белгече, шулай ук 300дән артык чуваш теле һәм әдәбияты укытучылары әзерләнгән.
Конференция барышында урындагы Башкарма комитетның яңа сставы, контроль-ревизия комиссиясе әгъзалары, шулай ук Съездга делегатлар сайланды. Чара тәмамланыр алдыннан тагын да бер дулкынландыргыч мизгел – бүләкләү. Татар телен саклау һәм үстерүгә зур өлеш керткән студентлар, укытучылар һәм урындагы бүлекчәнең активистлары лаеклы бүләкләрен алды. Йола буенча, чара бөек татар шагыйре Габдулла Тукай сүзләренә язылган “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
Фото: Сергей Крамсков.