“Башкортстан татарлары конгрессы”ның Уфа шәһәрендә яңа бүлекчәсе ачылды

Аның рәисе итеп “Роксана” радиосы дикторы, җәмәгать эшлеклесе Зәлия Ахунова сайланды.
Конференция бик эчтәлекле булды һәм күпсанлы кунаклар катнашлыгында узды: Уфа шәһәре хакимияте, республикада уңышлы эшчәнлек алып барган татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре, укытучылар, китапханәчеләр, артистлар һәм телебез, милләтебез киләчәге өчен битараф булмаган бик күп милләттәшләребез җыелды.
Көн тәртибенең беренче пунктына ярашлы, сүзне “Башкортстан татарлары конгрессы” Төбәк иҗтимагый оешмасының Башкарма комитеты рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Заһир Хәкимов алды.
- 25 ел элек Башкортстан тарихында беренче тапкыр татарлар съезды узган иде. 1997 елда 700гә якын делегат катнашып, без анда милләтебезнең киләчәге, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау мәсьәләсен күтәрдек. Фикер алышу нәтиҗәсендә бу юнәлештә эшләр өчен иҗтимагый оешма кирәк, дигән фикер яңгырады. Шуның нәтиҗәсендә “Башкортстан татарлары съезды” дигән исем астындагы оешма булдырылды. Күпмедер вакыттан республика татарларын берләштерүче бу оешма Бөтендөнья татар конгрессы составына керде һәм аның вәкаләтләрен Башкортстан Республикасында башкара башлады. Моннан соң исеме дә үзгәртелде – ул “Башкортстан татарлары конгрессы” дигән исем астында эшчәнлеген дәвам итте, - диде Заһир Әхсән улы башкарылган эшләр турында сөйләп.
Шуны да әйтергә кирәк, республикабызның һәрбер муниципаль берәмлегендә “Башкортстан татарлары конгрессы”ның бүлекчәләре уңышлы эшләп килә. Гомумән, “Башкортстан татарлары конгрессы” системалы һәм даими эш алып бара һәм татар җәмәгать оешмалары белән Хөкүмәт арасында арадашчы ролен үти, аның төп бурычы – халыкка хезмәт итү. Боларны исә бу еллар дәвамында үткәрелгән эре проектар, зур чаралар да раслап тора.
Уфа шәһәре хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Салават Дәүләтшинның чыгышы исә республика башкаласында яшәүче 100дән артык милләт вәкилләренең милли мәнфәгатьләрен яклау буенча башкарылган эшләргә кагылды. Салават Руслан улы билгеләвенчә, милли һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгыту, шәһәр округында яшәүче төрле милләт вәкилләренең телен, мәдәниятен саклауда ярдәм күрсәтү – урындагы хакимиятнең төп бурычларының берсе.
Мәгариф бүлегенең баш белгече Вилдан Трубкулов мәгариф бүлегендә туган һәм дәүләт телләрен өйрәнү буенча планга ярашлы эш алып барылуын билгеләде. Әлеге вакытта шәһәр мәктәпләрендә 100дән артык милләт балалары белем ала, гомум укучылар исәбенең 33 процентын татар балалары тәшкил итә. Шулай ук татар теле укытылган уку йортлары турында да җентекле мәгълүмат җиткерде һәм залдан яңгыраган сорауларга җавап бирде.
Татар телендә нәшер ителүче матбугат басмалары бүген зур кыенлыклар кичерә. Бу уңайдан борчыган мәcьәләләр һәм аларны хәл итү юллары буенча фикере белән “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррир урынбасары Фәнис Гәрәев уртаклашты.
65нче санлы татар гимназиясе директоры Анфиса Галимҗанованың чыгышы уку йортының гомум эшчәнлеге, балаланың сәләтләрен үстерү юнәлешендә оештырылган сыйныфтан тыш чаралар, укучыларның уңышлары турында булды.
Уфа “Нур” татар дәүләт театрының реклама бүлеге җитәкчесе Ләйсән Сираева үткәреләсе чаралар белән таныштырып үтте, 6 ел дәвамында эшләп килүче театр студиясе турында да сөйләде.
Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, җәмәгать эшлеклесе Светлана Турязанова, Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтаеның мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты вәкиле, этно-конфессияара мөнәсәбәтләр буенча эксперт советы җитәкчесе урынбасары буларак, әлеге чараны оештыручыларга һәм җыелучыларга рәхмәтен җиткерде. “Биредә көнүзәк мәсьәләләр күтәрелә, аларны бергәләп, җыелышып кына хәл итәргә мөмкин”, - дип ассызыклады Светлана Владимировна.
Чарада иҗтимагый оешма җитәкчеләре дә чыгыш ясады. Шулай, Люция Вафина җитәкчелегендәге “Ак калфак”, Флүсә Назаргулова җитәкчелегендәге “Сәхипҗамал” татар хатын-кызлары оешмалары да телебезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны тергезү, саклау һәм киләсе буынга тапшыру юнәлешендә бик күп һәм мактауга лаек эшләр башкара.
Көн тәртибенең өченче пунктына ярашлы, конференциядә “Башкортстан татарлары конгрессы”ның Уфа шәһәре бүлекчәсе төзергә дигән тәкъдим яңгырады, аны залда утыручылар бертавыштан хуплады. Яңа идарә, рәис, контроль-ревизия комиссиясе сайланды һәм 19 ноябрьдә Уфа “Нур” татар дәүләт театрында узачак Съездга делегатлар билгеләнде.
Конференция бик эчтәлекле булды. Ул үзенең нәтиҗәләре белән дә куандырыр, ә “Башкортстан татарлары конгрессы”ның яңа - Уфа шәһәре бүлекчәсе дә, гомум эшкә кушылып, милләтебезгә лаеклы хезмәт итәр, дип ышанасы килә.
Ә милләткә хезмәт итү – ул үз милләтебезне саклау һәм үстерү, туган җиребезне ярату, республикабызда яшәүче башка милләт һәм конфессия вәкилләре белән дус-тату яшәү һәм кулга-кул тотынышып эшләү. Бервакытта да шуны онытмаска кирәк: үзебезгә кирәген үзебез эшләргә тиеш, аны башкалар эшләмәячәк. Милләтебезне, телебезне саклау, аны үстерү, халкыбызның үзаңын киләчәктә дә югарыга үрләтү - ул без башкарырга тиешле гамәлләр. Бергә булсак, бердәм булсак, без булдырабыз!
Фото: Эльвира Ямалетдинова.