Бердәм булсак – без көчле

Башкортстан татарлары конгрессының Чишмә районы бүлекчәсе отчет-сайлау конференциясе Балалар сәнгать мәктәбендә узды. Район тормышындагы бу вакыйгага чишмәлеләр зур җаваплылык һәм әзерлек белән килүен анда катнашучыларның санына карап та билгеләп була.
Чара район Мәдәният сарае каршында эшләп килүче иҗади коллективлар: “Ак чишмә” бию ансамбле, “Куштирәк” һәм “Ахирәтләр” татар фольклор ансамбльләре чыгышы белән башланып китте.
Соңгы 5 ел эчендә башкарылган эшләр турында Чишмә районы хакимиятенең социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Илдар Әсәдуллин чыгыш ясады. Илдар Фәүзи улы татар конгрессының урындагы бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфасына мәдәният бүлеге начальнигы Азат Арслановны тәкъдим итте. Җыелучылар Азат Фәрит улының кандидатурасын бертавыштан хуплады.
Шулай ук идарәнең яңа составы да сайланды: бу исемлеккә Мостай Кәрим исемендәге Келәш авылы мәктәбенең татар теле укытучысы Расиха Уразмәтова, Чишмә районының авылара китапханәсе директоры Илүзә Габидуллина, Чуалкип авыл биләмәсе башлыгы Таһир Кәримов, Шиңгәк-күл авылы мәктәбенең татар теле укытучысы Зөлфия Хөсәенова керде.
Тавыш бирү юлы белән Башкортстан татарлары конгрессының чираттагы съездына делегатлар да сайланды.
Конференция татар халкының телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү эшенә зур өлеш кертүчеләрне тантаналы шартларда бүләкләү белән тәмамланды.
Фото: Чишмә районы хакимияте.