Котлыйбыз!

Бүген, 22 ноябрь көнне, Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Рәис кызы Идрисова күркәм гомер бәйрәмен - туган көнен билгели.
Башкортстан татарлары конгрессы, “Ак калфак” татар хатын-кызлары берләшмәсе Башкортстан Республикасы иҗтимагый оешмасы һәм Башкортстандагы татар иҗтимагый оешмалары Кадрия Рәис кызына ихлас котлауларын җиткерә.
Сез җир шарында сибелеп яшәүче татар халкының гүзәл затларын берләштерүче, милләт җанлы шәхесләребезнең берсе. Балаларны милли рухта тәрбияләү, бай мәдәниятебезне саклап калу, халкыбызның матур йолаларын һәм гореф-гадәтләрен тормышыбызга кайтару юнәлешендә бик зур эшләр башкарасыз.
Ут күршеләрегез – Башкортстан хатын-кызларын да игътибарыгыздан читтә калдырмыйсыз. “Ак калфак” тарафыннан оештырылган чараларда катнашу, яңалыклар, яңа эш алымнары белән танышу мөмкинлеге бирүегез өчен чиксез рәхмәтлебез. Үзегез дә Башкортстанда узган чараларда актив катнашып, бай тәҗрибәгез белән уртаклашасыз.

Кадрия Рәис кызы! Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, күңел тынычлыгы телибез. Милләтебез хакына барлык күңелегезне биреп башкарган изге эшләрегездә уңышлар юлдаш булсын!