“Идел” йолдызларны кабыза!

Ике тугандаш халык арасындагы дуслык күперен ныгытучы, тормышларын профессиональ җыр сәнгате белән бергә алып барырга телгән яшьләргә юл ачучы татар һәм башкорт җырларын башкаручыларның “Идел” халыкара фестиваль-конкурсы быел уникенче тапкыр оештырылып, яңа йолдызлар кабызды.
Бөтендөнья татар конгрессы, Башкортстан һәм Татарстанның мәдәният министрлыклары, Башкортстанның Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы, Уфа шәһәре хакимияте, иганәчеләр ярдәме белән оештырылган фестивальдә югары һәм махсус урта һөнәри белем бирү йортлары студентлары һәм чыгарылыш сыйныф укучылары үзләренең көчен сынап кына калмый, яңа баскычка күтәрелә. Төрле елларда, бүген инде билгеле артистлар: Ришат Төхвәтуллин, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Радик Юлъякшин, Зилия Бәхтиева, Айгиз Ханов, Айгөл Әхмәтшина, Рәфис Сирусин һәм башкалар фестивальнең лауреатлары булдылар. Ә инде “Башкортстан” дәүләт концертлар залында узган гала-концертта иң-иңнәрнең чыгышларын карап, хис-тойгыларга бирелеп, яшьләрнең халык җырларын зур осталык белән башкаруларына хәйран калып, сокланып утырырга мөмкин булды. Тамашачылар өчен зур бәйрәм булса, катнашучылар өчен әлеге бәйгенең әһәмияте бәһалап бетергесез: башкалардан ул үзенең төпле мәдәни нигезе белән аерылып тора. Чөнки биредә балалар, яшьләр халкыбызның ерак гасырлардан, буыннан-буынга күчеп килгән һәм сакланган, оста җырчыларыбыз тарафыннан чарланган һәм камилләштерелгән халык җырларын, билгеле композиторлдарыбызның классик әсәрләрен башкаралар. Моны мәртәбәле кунаклар да билгеләп узды һәм аның оештыручысы Лилия Бадамшинага чиксез рәхмәтләрен җиткерделәр.
Быел исә бәйгегә 100гә якын кеше катнашырга теләк белдергән. Тәүге турларда 36 катнашучы сайланып алынса, шуларның 34е финалга үткән. Аларны җиде номинация буенча Башкортстанның һәм Татарстанның танылган сәнгать эшлеклеләре: жюри рәисе Русиянең һәм Татарстанның халык артисткасы, Казан дәүләт консерваториясе профессоры Зилә Сөнәгатуллина, Русиянең һәм Башкортстанның халык артисты, Уфа дәүләт сәнгать институты профессоры Флүрә Килдеярова, Башкортстаның халык артисты Вилдан Яруллин, Татарстанның халык артисты, Казан дәүләт консерваториясе укытучысы Мөнир Якупов, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор “Идел” фестивале гимны авторы Урал Иделбаев, “Идел” фестивале лауреаты, халыкара конкурслар җиңүчесе, популяр җырчы Рәфис Сирусин бәһалады. Абруйлы жюри составы әлеге бәйгенең дәрәҗәсен арттыра. 2012-2016 елларда яшь җырчыларны Русиянең һәм Татарстанның халык артисты Ринат Ибраһимов бәяләде һәм ярдәм итте, чөнки үзе дә татар һәм башкорт халыкларын берләштерүче чара әзерләргә дигән изге ният белән янды. Бүген аңа 75 яшь тулган булыр иде. Әлеге концертта җыелучылар Ринат Ислам улын бер минут тынлык белән искә алды. “Идел” фестивале лауреаты Реслан Габбасов башкаруында аның якты истәлегенә җыр багышланды.
Фестивальнең гала-концертын татар һәм башкорт халык җырларын башкаручылар башлап җибәрде. Аннары инде сүз сабыйларга бирелде: махсус номинациядә 6 яшьтән алып 15 яшькәчә кадәрге балалар чыгыш ясый. Сабыйларның зур осталык белән халык җырларын башкарулары кемне битараф калдырсын иде?! Анда катнашучылар саны күп булу сәбәпле, ул үзе ике төркемгә бүленде. Конкурсантлар арасында бертуганнар да бар иде. Шулай, Татарстаннан килгән Сәет һәм Әмир Галиуллиннар үз яшь категорияләрендә икесе дә беренче урынга лаек булдылар.
“Идел” бәйгесенең елдан-ел популярлаша баруы анда катнашучылар саны белән генә түгел, географиясенең киңәюеннән дә күрергә-аңларга мөмкин. Русиядә милләтара бердәмлекне ныгыту елы дип игълан ителгән 2011 елда башлангыч алган бу җыр фестивалендә хәзер Башкортстан һәм Татарстаннан, Русиянең башка төбәкләреннән генә түгел, хәтта чит илдән килгән җырчылар да катнашып, татар һәм башкорт җырларын башкаралар. Мәсәлән, быелгы гала-концертта Корея һәм Кытай башкаручыларын да тыңларга мөмкин булды. Шунысы кызык, алар бәйгенең шартларын үтәп, җырларын татар телендә башкарды. Нәҗип Җиһанов исемедәге Казан консерваториясендә укучы Кытай егете Чжихао Чжихан Рөстәм Яхинның “Китмә, сандугач” һәм шул ук уку йорты магистранты, Корея кызы Ли Шаньшань Сара Садыйкованың “Вальс турында вальс” җырын башкардылар. Әйткәндәй, Ли “Академик җыр” номинациясендә җиңүче дип танылды.
Эстрада җырларын башкаручылар да осталыклары белән жюри әгъзаларын таң калдырган. Шулай, беренче урын яулаучы Казан шәһәре кызы Рәмилә Җамалова “Олы юлның тузаны” җырын бүләк итте. Башкорт эстрадасы җыры номинациясендә Элина Хәкимова җиңеп чыкты. Әйткәндәй, 2017 елда ул “Балалар” номинациясендә лауреат исемен яулаган булган. Хәзер инде ул өлкәннәр төркемендә чыгыш ясый.
Фестиваль лауреатларының барысынада шушы бәйге өчен махсус булдырылган статуэткалар, шулай ук оештыру комитеты һәм фестивальнең партнерларыннан бүләкләр тапшырылды.
Шуны да әйтергә кирәк, “Башкортстан” дәүләт концерт залына җыелып караучы тамашачылар белән берлектә, агымдагы елда гала-концертны “Сәлам” телеканалында туры эфирда карарга да мөмкин булды.
Һөнәри һәм вокал сәнгатен үстерү, Татарстанның һәм Башкортстанның мәдәни хезмәттәшлеген ныгыту, шулай ук Башкортстанда татар мәдәниятен популярлаштыру максаты белән уздырылган “Идел” халыкара татар һәм башкорт җыры фестивале ике арадагы дуслыкны ныгытып, анда катнашучыларның иң осталарын ачыклап, лауреатларын билгеләп, артта калды. Ә анда катнашкан яшь башкаручыларның исемнәрен әле тагын бик күп тапкырлар иштербез әле, дип ышанасы килә.
Фото: Эльвира Ямалетдинова.