Татарча диктант языйк!

25-27 ноябрьдә “Татарча диктант” акциясе оештырыла. Анда теләге булган һәр кеше катнаша ала.
Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты, Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты, Филология һәм мәдәниятара башлангычлар институты тарафыннан оештырылган диктант татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту, татар теле белгечләрен һәм туган тел (татар теле) укытучыларын тагын да популярлаштыру максатын күз уңында тота.
Быел татарча диктант җиденче тапкыр уза. Диктантны кәгазьдә яки турыдан туры сайтта клавиатура ярдәмендә язып була. Online диктантны язганнан соң тиз арада нәтиҗәләрне шәхси кабинетта белә алачаксыз. Ә offline мәйданчыкларда язылган диктантның нәтиҗәләре 27 декабрьдән соң diktant.tatar сайтында билгеле була.
“Татарча диктант” акциясен оештыручылар һәм катнашучылар Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.
Сайтка сылтанма: http://diktant.tatar