Безнең киләчәк – халыклар бердәмлегендә

“Башкортстан татарлары конгрессы” төбәк иҗтимагый оешмасының 25 еллыгы уңаеннан Башкортстан Республикасының Халыклар дуслыгы йорты директоры Флүзә Фәткулла кызы Гайсина да ихлас котлауларын җиткерде.
“Хөрмәтле “25 ел халыкка хезмәттә” форумы һәм “Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы” төбәк иҗтимагый оешмасының чираттагы отчет-сайлау съезды катнашучылары!
Башкортстан Республикасының Халыклар дуслыгы йорты дәүләт бюджет учреждениесе исеменнән “25 ел халыкка хезмәттә” форумы һәм “Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы” төбәк иҗтимагый оешмасының чираттагы отчет-сайлау съездында катнашучыларны ихлас сәламлим.
Башкортстанда төрле халыкларының милли үзенчәлегенең тирән чыганаклары сакланган. Этиник мәдәниятне, телне, традицияләрне үстерү өчен мөһим шартлар тудырылган. Яшьләрдә традицион мәдәниятнең асылына кызыксыну уяту, туган телгә сөю тәрбияләү, традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау һәм үстерү максаты белән Башкортстан Республикасының Халыклар дуслыгы йорты ачылды. Аның Русия Федерациясе төбәкләрендә һәм республикада 26 филиалы бар. Шулай ук Халыклар дуслыгы йорты каршында 38 милли-мәдәни иҗтимагый оешма эшли.
Шуларның иң активы – бүген эшчәнлегенең 25 еллыгын билгеләүче “Башкортстан татарлары конгрессы”.
Туган Башкортстаныбыз хакына башкарган намуслы хезмәтегез өчен ихас рәхмәтемне белдерәсем килә. Менә инде чирек гасыр оешма әгъзалары үзебезнең җиребездә тынычлыкны һәм бердәмлекне ныгытуга, милли мәдәниятләрне, йолаларны, гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерүгә, яшь буында аралашу мәдәниятен тәрбияләү һәм кешелекнең төп байлыгы – халыклар дуслыгын саклауга үзенең лаеклы өлешен кертә.
Бүгенге форумда катнашучыларга, кунакларга һәм оештыручыларга алга таба да уңышлар, дуслык йолаларын саклау, барлык иҗади башлангычларның тормышка ашуын, тынычлык һәм иминлек телим. Һәм республикада яшәүче халыклар дуслыгын, туган телен, әдәбиятын, мәдәниятын саклау һәм үстерү өчен башкарган эшләрегез өчен рәхмәтемне белдерәм. Тынычлык, иминлек, сәламәтлек һәм эшегездә уңышлар телим”, - диелә котлау хатында.