Догада булыйк, әнкәйләр!

Башкортстан Республикасы "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Галия Әхмәтшина җитәкчелегендәге Бәләбәй шәһәре бүлекчәсе "Догада булыйк, әнкәйләр!" темасына багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрде.
Кичә Абдулхак Игебаевның "Оран сала Җир-ана"дип исемләнгән поэмасыннан өзек белән башланды.Чараның төп максаты - хәрби операциягә киткәннәр исән-сау әйләнеп кайтсын, илебездә тынычлык булсын өчен әнкәйләрне дога кылырга өндәү.
Төбәк шагыйрәсе, Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы Журналистлар берлеге әгьзасы, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгьлүмат чаралары хезмәткәре Зәйфә Салихованың сәхнәдән үзе язган "Киттеләр"шигырен сәнгатьле итеп укуы күпләрнең йөрәген тетрәндерде.
"Сугышчан бердәмлек"оешмасының лидеры Рим Зөфәр улы Багаманов хәрби операциядә катнашучыларга нинди ярдәм оештырылуы, күпме кием, кирәк-яраклар тапшырылуы турында сөйләде.
Зөлфия абыстай әлеге көндә яу кырында хезмәттәгеләрнең исән-сау кайтуы өчен догалар укыды, изге теләкләр теләде, догалы булуның ни дәрәҗәдә мөһимлеген аңлатты.
Кичә патриотик шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды. Чара ахырында Башкортстан татарлары конгрессының Бәләбәй бүлекчәсе рәисе Рәсүл Корбан улы чыгыш ясады, патриотик тәрбия бирүдә укытучыларның хезмәтен югары бәяләп, аккалфаклыларга Башкортстан татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе Заһир Әхсән улы Хәкимов тарафыннан имзаланган Рәхмәт хатлары тапшырды.
Автор: Лүзия Фәттахова.