Телебезне саклауда һәркем үз өлешен кертергә тиеш!

Туган телебезне саклап калу – хәзерге вакытта иң актуаль, иң җитди проблема булып тора. “Башкортстан татарлары конгрессы”ның чираттагы съездында чыгыш ясаучыларның һәрберсе бу проблемага тукталып, аны үзләрендә ничек хәл итүләре белән уртаклаштылар. Туймазы шәһәре һәм районының Башкарма комитеты рәисе, Туймазы педагогия колледжы укытучысы Индира Әбүзәр кызы Латыйпованың чыгышы бик эчтәлекле булды. Биредә телебезне, мәдәниятебезне саклау һәм үстерү буенча бик зур эшләр башкарыла.

“Хәерле көн, мөхтәрәм президиум әгъзалары, чакырылган кунаклар һәм съезд делегатлары. Туймазы районы татарлары исеменнән сезне ихлас сәламлим.
Туймазы районы татар конгрессы тарафыннан районыбызда яшәүче татарларны рухи берләштерү, шулай ук милләтара татулыкны ныгыту буенча даими һәм нәтиҗәле эш алып барыла.
Безнең оешма алдында торган мөһим бурычларның берсе – Башкортстанның төньяк-көнбатыш районнарында яшәүче татарларның милли-мәдәни һәм рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү, киләчәк буында халкыбызның тарихына һәм теленә мәхәббәт һәм ихтирам, милли үзаң тәрбияләү, туган телне, милли традицияләрне, рухи мәдәниятне балаларга һәм яшьләргә мирас итеп калдыру.
Шул максаттан конгресс мәгариф идарәсе, мәдәният бүлеге һәм муниципаль район хакимияте, «Төмәнәк» татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәге, «Ак калфак» татар хатын-кызлары ассоциациясе белән актив хезмәттәшлек итә.
Милләтне милләт иткән иң беренче билге – ул тел. Ни кызганыч, тел проблемасы бүгенге көндә иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып бара. Әгәр һәркайсыбыз бу юнәлештә кулдан килгәнне генә эшләсәк тә, нәтиҗә булмый калмас дип уйлыйм.
Безнең шәһәр һәм район мәктәпләрендә татар телен туган тел буларак 4081 укучы өйрәнә. (Барлыгы 17057 укучы, 7282 се татар милләтеннән (42%), 4081 укучы татар телен укый (56%). Аларга 46 югары һәм беренче категорияле, үз эшләренең чын остасы булган, милләтпәрвар укытучы белем бирә.
Тел дәресләре яңартылган дәүләт стандартлары таләпләренә ярашлы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән программа буенча алып барыла. Шул ук вакытта БР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән Насипов һәм Мөкимова авторлыгындагы татар телен өйрәнү өчен уку кулланмасы да даими файдаланыла. Мәктәпләребез 90% дәреслекләр белән тәэмин ителгән һәм һәр елны яңартылып тора. Бу уңайдан Бөтендөнья татар конгрессының ярдәме бик зур. Узган һәм быелгы уку елында мәктәпләргә 2000 ләп данә дәреслек кайтарылды.
Узган уку елында татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасында 9 укучы катнашты. Шуларның бишесе республика һәм Казанда үткән регионара олимпиада призерлары, берсе – Халыкара олимпиада призеры исемнәренә лаек булды.
Мөгаллимнәр эшчәнлегенең бер юнәлеше булып әти-әниләр белән эшләү тора. Үткәрелгән чараларга аларны да җәлеп итү – бер яклап буыннар арасындагы бәйләнешне ныгытса, икенче яклап телгә кызыксынуны да арттыра. Баласының туган телдәге чыгышын карап, уңышларын күргәннән соң аларда “Нигә кирәк бу?” дигән сорау тумый.
Район татар конгрессының алда санап кителгән оешмалар белән берлектә соңгы биш елда оештырылган иң зур чараларыннан район күләмендәге "Туймазыфест" этнофестивален, бишек җырын башкаручыларның “Бишек җыры” район бәйгесен, “Татар кызы” республика конкурсының район этабын, татар авыллары тарихына бәйле бәйрәм чараларын һ.б. атап китәргә була.
2017 елның мартында ачылган «Төмәнәк» тарихи-мәдәни үзәгендә татар милли мәдәниятенә һәм әдәбиятына багышланган чаралар даими рәвештә уздырыла, аларда шәһәр һәм район мәктәпләре укучылары актив катнаша. Танылган татар язучылары һәм шагыйрьләре белән очрашулар да, урындагы иҗат берләшмәсе вәкилләре белән кичәләр дә еш уза.
Моңардан тыш, Туймазы район татар конгрессы белән берлектә, татар үзәге Башкортстанның төньяк-көнбатышында, шул исәптән Шаран, Бәләбәй, Бакалы районнары, Октябрьский шәһәренең татар иҗтимагый оешмалары белән даими хезмәттәшлек итә һәм алар өчен дә милли-мәдәни учак булып тора.
Соңгы вакытта татар үзәге оештырган иң зур чаралардан “Бабай утары” музей этнография комплексында узган “Җырлыйк әле” татар вокаль ансамбльләре арасындагы төбәк фестиваль-конкурсын, агачтан сыннар ясаучыларның төбәкара конкурсын, төбәкара умартачылар форумын, берничә ел дәвамында оештырылып килүче җәйге балалар ял лагерен атап китәргә була.
Халык арасында шулай ук татар милли ашларын әзерләү һәм милли баш киеме – калфак тегү буенча осталык дәресләре дә зур кызыксыну уята. Әйтергә кирәк, шәхси эшмәкәр Әлфия Азнабаева теккән киемнәр 2017 елның апрелендә Казанда узган заманча татар милли киемнәре конкурсында Гран-Прига лаек булды.
Ветераннар советы һәм “Зиннәт улы” хәйрия фонды белән берлектә Башкортстан Республикасының Дүртөйле, Шаран районнары, шулай ук Татарстанның Азнакай, Актаныш һ.б. районнарының өлкән буын вәкилләре белән очрашулар матур йолага әйләнде.
Ветеран укытучылар һәм укучылар белән даими очрашулар уздыру да күркәм гадәтләребезнең берсе. Җылы һәм күңелле әңгәмәләр еш уза. 2022 елның маенда татар теле укытучылары белән Актанышта урнашкан сәләтле балалар гимназиясенә сәяхәт кылсак, җәй аенда Изге Болгар җирендә, күптән түгел, 1 ноябрьдә, Бишбүләк районының Ает авылына, танылган фронтовик шагыйрь Фатих Кәрим музеенда булдык.
2021 елның апрелендә танылган шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышлап, район мәдәният бүлеге белән берлектә оештырылган “Минем Тукай” район иҗат бәйгесе дә сәләтле балаларны ачыклауга булышлык итте. Туймазы театрында узган йомгаклау чарасында төрле телләрдә Габдулла Тукайның шигырьләре яңгырады.
2020 елның декабрендә оештырылган “Кыш бабайга хат яз” бәйгесе исә мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп укучыларынд туган телгә кызыкыну уятуны максат итеп куйды. Аның йомгаклау чарасы “Родина” мәдәният сараенда узды һәм 150гә якын баланы берләштерде.
Татарны татар итеп тоткан алтын баганаларыбызның берсе – ул дин. Татар конгрессының төп бурычларыннан берсе - милләтара һәм динара татулыкка өндәү. Агыдагы елның июлендә Бабай утары этнография комплексында Корбан гаете уңаеннан бик зу чара оештырылса, октябрь аенда Бөек Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итүенең 1100-еллыгын бәйрәм итү кысаларында Мәүлид аенда дин әһелләре җыены узды.
Үз эшчәнлегендә конгресс милли иҗтимагый берләшмәләр белән хезмәттәшлеккә аерым урын бирелә. Болар арасында – татар һәм башкорт телләре укытучылары катнашлыгында узган федераль дәүләт белем бирү стандартларының яңа таләпләре нигезендә туган телләрне укыту проблемаларына багышланган түгәрәк өстәл; «Карга боткасы» һәм «Кәккүк чәе» уртак фольклор бәйрәмнәре һ.б.
2017 елның июлендә конгресс «Россиянең татар авыллары» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы оештырган «Ик елгасында Сабантуй» милләтара дуслык бәйрәмендә катнашты. Бу бәйрәм ике күпмилләтле тугандаш республиканың һәм Оренбург өлкәсенең 12 районын берләштерде.
Башкортстан Республикасы халыкларының милли мәдәниятләрен алга этәрү һәм популярлаштыру, киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максаты белән район конгрессы Башкортстан Республикасы халыклары телләрендә халыкара диктант язу акцияләрендә, “Татарча диктант” акциясендә, Милли костюм һәм милли кухня көннәрен уздыруда актив катнаша.
Безнең район вәкилләре Бөтендөнья татар конгрессы Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә уздырган чараларда актив катнаша. Бу Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы, федераль сабантуйлар, Бөтендөнья татар конгрессы съездлары, Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм башкалар.
Әлбәттә, арабызда милләт җанлы, фидакарь эшмәкәрләребез булуы иҗтимагый эшчәнлегебезне тагын да колачлырак алып баруда бик зур ярдәм күрсәтә. Бу уңайдан шуларның берсе - танылган меценат, татар зыялысы Фәнир Галимовның исеме дә бу сәхнәдән яңыграрга тиештер, дип саныйм. Татар конгрессы исеменнән аңа зур рәхмәтемне белдерәм һәм бары сәламәтлек телим.
Тулаем алганда, агымдагы чорда Туймазы районы конгрессының күпкырлы эшчәнлеге нәтиҗәсе булып милли бердәмлекне ныгыту һәм алга таба халкыбызның милли һәм мәдәни үсешенә лаеклы өлеше кертү тора.
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!”