Яңа состав, яңа көч!

Башкортстан татарлары конгрессы Башкарма комитеты Идарәсенең беренче утырышы узды. Җыелышта Идарә әгъзалары тарафыннан эшне оештыру мәсьәләләре каралды, Съездда күтәрелгән мәсьәләләр, кабул ителгән резолюция һәм караларны тормышка ашыру өчен нинди юнәлештә эшләргә кирәклеге тикшерелде.
Утырыш Идарә әгъзалары белән таныштырып китүдән башланды. Ни генә дисәң дә, 25 ел дәвамында эшләп килгән оешманың Идарәсенә яңа кешеләр җыелды. Анда үз һөнәрләрен яхшы белгән, татар дөньясында ныклы урын биләгән һәм милләтебез өчен янып-көеп яшәүче һәм җиң сызганып эшләргә әзер булган төрле өлкә вәкилләре керә. Аларның барысын да бер зур омтылыш, изге ният берләштерә – туган телебезне, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне саклау һәм үстерү. Әлегә Идарәгә 20дән артык кеше керде. Башкарма комитет җитәкчесе Заһир Хәкимов билгеләвенчә, телебезне саклау юнәлешендә эшләргә әзер булган, бу юнәлештәге проектларын тормышка ашыру теләге белән янучылар булса, аларны да бу исемлеккә кертү мөмкинлеге бар.
Шулай ук утырышта мәдәният, мәгариф, матбугат, дин, эшкуарлык, яшьләр белән эшләү буенча комиссияләр төзү турында да сүз барды. Киләчәктә комиссия утырышларына төрле министрлыклар, ведомстволардан белгечләр чакырып, үзебезнең проблемаларны җиткерү һәм хәл итү өчен бик уңайлы булачак.
Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары Зәлия Ахунова җыелучыларны алдагы елга эш планы белән дә таныштырып үтте. Ул исә барлык яңгыраган фикерләрне исәпкә алып, тагын да тулыландырылды. Планда каралган чараларның күбесе теге яки бу районның бренды булып китүе дә ихтимал. Әйткәндәй, Заһир Әхсән улы билгеләвенчә, Башкортстан Республикасы кануннары буенча, һәр районга бер бренд чарасын үткәрергә рөхсәт ителә һәм моның өчен 500 мең сум акча бүленә. Әлегә Башкортстан татарлары конгрессының иң эре проекты – “Туган тел” конкурсы Дүртөйле районының бренд чарасы дип танылды һәм ул Мәдәният министрлыгының киләсе ел эш планына кертелде. Димәк, Башкортстан татарлары конгрессы һәм башка татар иҗтимагый оешмалары тәкъдим иткән чаралар да шундый статус алырга ихтимал, өстәвенә, аларны тормышка ашыру өчен финанс ярдәм дә күрсәтелә.
25 ел элек Башкортстандагы барлык татарларны берләштерү нияте белән оештырылган Башкортстан татарлары конгрессы бүген дә шул юнәлештә эшен дәвам итә. Планга кертелгән әлеге чараларны да башка татар иҗтимагый оешмалар белән бергә, кулга-кул тотынып, ярдәмләшеп эшләргә кирәклеге ассызыкланды.
Аннары сүз Идарә әгъзаларына бирелде. Һәркем эшне оештыру буенча үз фикерләрен белдерде. Мәсәлән, Башкортстан татарлары конгрессының Стәрлетамак шәһәре бүлекчәсе рәисе, доцент, филология фәннәре кандидаты, Уфа фән һәм технологияләр университетының Стәрлетамак филиалы татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы мөдире Илсур Мансуров сүзен эш планына өстәмәләр кертү тәкъдиме белән башлады.
- Эшебез чаралар үткәрү белән генә чикләнергә тиеш түгел. Әлбәттә, аларның һәрберсе үз урынында, һәрберсе мөһим, ә инде җыелышып үзебезне борчыган мәсьәләләрне дә күтәреп, аларны хәл итү юлларын карарга тиешбез, - диде Илсур Салихҗан улы.
Аның фикеренчә, җитди мәсьәләләрне хәл итүгә корылган җыелышларны Уфада гына түгел, башка урыннарда да оештырырга кирәк. Илдар Салихҗан улының чыгышы бик эчтәлекле булды, ул байтак проблемаларны күтәреп, аларны отышлы итеп хәл итү юлларын да тәкъдим итте. Шулай ук уңышлы проектларының берсе – Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалы татар һәм чуваш филологиясе кафедарысы тарафыннан оештырылган “Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән...” дигән мәктәп укучылары арасында үткәрелгән республика бәйгесе турында да әйтеп китте һәм аны киләчәктә дә бергәләп дәвам итәргә тәкъдим итте. Ул бик зур әһәмияткә ия, чөнки ул Башкортстанда яшәп, иҗат итүче шагыйрьләрнең, язучыларның иҗатына багышлана. Төрле һөнәр ияләренең татар телендә балалар белән эшләвен күз уңында тоткан тагын бер проект – “Тәрбия дәресләре” төбәкара татар этномәдәнияте конкурсы да җыелучыларда зур кызыксыну тудырды.
Идарә составына кергән тагын бер изге күңелле шәхесләрнең берсе - Венера Миңнебаева. Венера Галибай кызы 30 елдан артык хәйриячелек белән шөгыльләнә. Әле дә ул зур проект өстендә эш алып бара – ялгыз калган өлкәннәр, әфган сугышы инвалидлары һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә ярдәм итү теләге белән яна. Бу уңайдан ул үзенең уй-фикерләре белән уртаклашты, хезмәттәшлеккә чакырды һәм үзе дә татар клубы оештыру яисә осталык дәресләре үткәрү өчен бина бирергә дә, башка яклап та ярдәм итәргә әзер булуын, билгеләде. Эшкуарлар буенча комиссия составына Венера Миңнебаевадан тыш, Башкортстан татарлары конгрессының Салават шәһәре бүлекчәсе рәисе, Башкортстан Республикасында эшкуарларның хокукларын яклау буенча вәкилнең иҗтимагый ярдәмчесе, Салават шәһәрендәге “Хатын-кыз һәм бизнес” оешмасы җитәкчесе, Салават шәһәр округы хакимияте башлыгы каршындагы Эшкуарларның координация советы әгъзасы Клара Зәки кызы Сабирҗанова һәм актер һәм җырчы, Башкортстан Республикасының халык артисты, Татарстан Республикасының атказанган артисты Идрис Батыршәех улы Кәлимуллин да керде. Алар да үзләре ягыннан нинди ярдәм күрсәтә алулары турында сөйләделәр.
Русия Федерациясе Журналистлар берлеге әгъзасы, продюсер, арт-проектлар төзү инициаторы Илдар Дәүләтов үзенең эшчәнлеге һәм проектлары белән таныштырып үтте, эш планына кертү өчен үз идеяләрен җиткерде. Шуларның иң кызыклысы – әлегә дөньяда булмаган селфи-парклар төзү проекты. Автор билгеләвенчә, халык мәкальләре һәм әйтемнәре нигезендә булдырылаган скульптуралар янында яшьләр селфи гына төшми, шул ук вакытта халык иҗаты белән дә таныша ала. Бу уңайдан ул Конгресс белән берлектә студентлар арасында конкурс игълан итәргә һәм үткәрергә дигән тәкъдимен җиткерде. Тел өйрәнү мәсьәләсенә килгәндә, фольклор әсәрләре аеруча актуаль. Гомумән, бу алым ярдәмендә республикада яшәүче төрле милләтләрнең халык иҗатын, Башкортстаныбызның милли колоритын чагу итеп күрсәтергә, мәкальләрен һәм әйтемнәрен популярлаштырырга зур ярдәм булачак, дип билгеләде Илдар Галимхан улы. Шулай ук зурлап чәй фестивале уздыру хыялы белән яна. Көрәшчеләргә һәм Габдрахман Кадыйровка һәйкәл кую башлангычы белән чыгарга дигән тәкъдимен дә җыелучылар кул чабып кабул итте һәм бу эшне озакка сузмаска кирәклеген билгеләделәр. Эш планына Башкортстанда яшәп иҗат иткән татар язучыларының иң яхшы әсәрләреннән торган җыентыгын чыгаруда ярдәм итәргә кирәклеген аңлатып үтте.
Автор-башкаручы Гөлфия Шәвәлиева беренче белеме буенча укытучы. Шуңа баланы туган телендә сөйләшергә өйрәтү алымнарын өйрәнә, үзе дә төрле чараларны куллана. Бу уңайдан да ул үзенең “Татар гаиләсендә – татар баласы” дигән проекты белән таныштырды. Әлеге проект үз телен өйрәнергә теләгән гаиләләр белән эшләүне күз уңында тота.
“Туган тел” телеканалының чыгарылыш мөхәррире Мөхәррәмова-Хәйретдинова Дилә Фәһим кызы үзен “мин татарның бер бәхетле баласы” дип таныштырды. Чынлап та, аның бар булмышы татар мохите белән бәйле. Әлеге утырышта ул “Балаларны татар теленә ничек өйрәтергә?” дигән уе белән уртаклашты.
Татар телендә нәшер ителүче матбугат басмалары бүген төрле сәбәпләр аркасында зур кыенлыклар кичерә. Аларга ярдәм итү юлларын эзләргә һәм, тәү чиратта, бу эшне үзебездән башларга кирәклеген ассызыклады матбугат комиссиясенә керүчеләр.
Бу бик кирәкле, бик эчтәлекле очрашу булды, бергәләп, киңәшләшеп, бихисап күркәм планнар билгеләдек. Аларның барысын да уңышлы итеп тормышка ашырырга насыйп булсын!
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА.
Автор фотолары.