"Менә кайттым әле туган якка..."

Чакмагыш районының Тозлыкуш урта мәктәбендә шагыйрә, прозаик Люция Әблиева белән очрашу үтте.
Ул иҗат иткән хикәяләр матбугат битләреннән төшми, шигырьләрен мәктәп укучылары яттан сөйли, җырлары сәхнәләрдә яңгырый, мәртәбәле конкурсларда җиңүләр яулый. Социаль челтәрләрдә дә тормышчан, тирән мәгънәле язмалары белән күпләрнең яраткан авторы ул. Укучы аның табадан гына төшкән шигырьләрен, хикәяләрен көтеп ала.
Әдәби мохиттә Люция Әблиеваның исеме соңгы ун елда популярлык яуласа, туган төбәге – Чакмагыш районының Тозлыкуш авылында аның каләм тибрәтүен, шигъри сүзгә, җыр-моңга сәләтле булуын кечкенә чагыннан ук беләләр. Юбилее уңаеннан туган мәктәбендә үткән очрашуда укытучылары, сабакташлары, иҗатташ дуслары Люция Мәснәви кызы белән бәйле матур истәлекләрне яңартты, балачак, мәктәп елларын искә төшерде.
– Минем Люциям дә кайчандыр сезнең кебек шушы мәктәптә укыды, – дип сүз башлады әдибәнең сыйныф җитәкчесе, ветеран укытучы Тәнзилә Камалова. – Ул бик тырыш, сәләтле, куйган максатына һәрвакыт ирешә торган укучым, уң кулым булды. Дүртенче сыйныфта укыган чакларында татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәридә апалары Камалова аларны беренче тапкыр шигырь яздырып карады. Люциянең иҗаты әнә шул көннән башланды. Бүген инде мин талантлы укучымның уңышларын күреп сөенәм, аның белән горурланам!
Сер түгел, мәктәпләрдә әдәби түгәрәкләр гөрләп торган, аларның йогынтысы көчле булган, йортларга кочак-кочак гәзит-журналлар килгән ул елларда язышу теләге һәм сәләте булган кызлар һәм малайлар күпләп иҗатка тартылды. Тозлыкуш мәктәбе дә, кайчандыр районның “Игенче” гәзите каршында эшләп килгән “Яшь хәбәрчеләр” түгәрәгендә чыныгу алып, бүген инде киң даирәдә танылу алган укучылары белән дә хаклы рәвештә горурлана. Әйтик, “Игенче” гәзитенең баш мөхәррире Фәнис Әмирханов, аның сыйныфташы, иҗатчы Земфир Әхъяров та – шушы мәктәп укучылары. Бу чарада алар да катнашып, Люция Мәснәви кызының шатлыклы минутларын уртаклашты.
– Люция апа безнең пионер отрядының вожатые булды, 3нче сыйныфта укыганда муеннарыбызга кызыл галстук бәйләгән кеше ул. Мәктәп елларында без бер-беребездән күреп, чәмләнеп, узыша-узыша шигырьләр яздык. Люция Мәснәви кызы безне һәрвакыт иҗатка дәртләндереп торды, ә без, пионерлар буларак, аңа иярдек.
Тозлыкуш мәктәбендә бүген дә иҗади эшләүче, тырыш коллектив тупланган. Иманым камил, әлеге чарада катнашучы укучылар арасында да авылыбызны республикага, хәтта аннан читтә танытачак балалар утыра. Безнең авыл халкының менталитеты, эчәр суы, туфрагы шундый, – диде Фәнис Фидан улы.
Земфир Әхъяров сәләтле укучыларны иҗади мәйданга чыгаручы фидакарь укытучыларына, шулай ук мәктәп елларыннан ук киңәшләре белән ярдәм итүче Люция Мәснәви кызына олы рәхмәтен белдерде, аңа багышлап язылган шигырен укып ишеттерде. Шунысы сөенечле, Земфир Фәһим улы балаларны, нәкъ үзләре укыган чордагы кебек, милли матбугатка җәлеп итү максатыннан туган мәктәбенә алдагы елның беренче яртысына 13 данә “Әллүки” журналы бүләк иткән.
Бәйрәмдә Чакмагыш районы хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Рәсимә Балягова, “Чакмагыш чаткылары” әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе Рәзифә Сәхапова, берләшмәнең актив әгъзасы Ясирә Нәбиева да катнаштылар. Алар Люция Әблиеваның күпкырлы талант иясе булуы гаиләсеннән – Хәят апа белән Мәснәви абый Бәдретдиновларның матур тәрбиясеннән килүен ассызыклады, аңа алдагы көннәрдә дә иҗади уңышлар теләде.
– Мин Люциядән алда әнисе Хәят апа белән таныштым. Люциянең нурлы йөзле, ачык күңелле булуы, үзенә тартып торуы әнисеннән күчкән. Ул язуга да, биюгә дә оста. Җиңел хәрәкәтле укучыбыз сәхнәнең бер бизәге була торган иде, – диде мәктәптә озак еллар татар теле һәм әдәбияты укыткан Розалия Закирова.
Әдәби чара котлаулар, мәктәп укучыларының чыгышлары белән үрелеп барды. Шунысын әйтергә кирәк, Физәлия Баһманова җитәкчелегендәге коллектив Люция Әблиева белән очрашуга җитди әзерләнгән. Укытучылар да, балалар да якташ әдибәнең шигырьләрен яттан белә, җырлары яңгырауга барысы да дәррәү кушылырга гына тора. Шунысы бәхәссез: туган төягендә Люция апаны бик ихтирам итәләр, иҗатын яраталар, әсәрләрен укып баралар.
Туган авылың, районың халкы горурланырлык шәхес булу өчен нишләргә, нинди булырга кирәк? Укучыларны кызыксындырган сорауга Люция Мәснәви кызы үзе җавап бирде.
– Безнең әти, гади колхозчы булуына карамастан, өйгә бик күп гәзит-журналлар алдыра торган иде. “Кызыл таң”, “Труд”, “Правда”, “Сельский механизатор” гәзитләре, “Азат хатын”, “Ялкын”, “Пионер” журналлары... Мин берсен дә калдырмыйча укып үстем. Укыган саен телем шомара, фикерләвем киңәя, хәтерем яхшыра барды. 6нчы сыйныфта мәктәпнең “Молния” гәзите мөхәрирре итеп билгеләделәр. Шунда начар укучылар, тәртип бозучылар турында шаян шигырьләр яза башладым. Бер калын дәфтәр җыелып китте алар. Әйтик, берсе:
Өйгә эшен эшләмәгән,
Каләмдәр нишләгән?
Каләмдәр нишләмәгән –
Бернәрсә эшләмәгән!
Район гәзите каршындагы “Яшь хәбәрчеләр” түгәрәгенә йөреп, ныклап язышырга тотындым. Соңыннан юрист һөнәрен сайласам да, гәзит-журналлар укуым, язышуым миңа тормышта бик нык ярдәм итте. Бу чарага “Әллүки” журналистларын чакыруым да юкка гына түгел, балалар. Мин сезнең дә туган телебездә чыгучы балалар басмасын укып үсүегезне, зиһенле булуыгызны телим. Бүген укыган мәгълүматның, хикәяләр-әкиятләрнең, мәкальләрнең файдасын 30-40 елдан соң үзегез аңларсыз, – дип нәтиҗә ясады ул.
Әлбәттә, Люция Әблиева булган җирдә чара һәрвакыт бәйрәмгә әйләнә. Ихлас, юмор хисле, иҗади күңелле шагыйрә Карсылуга әверелеп, олысын-кечесен уйнатты, көлдерде, бүләкләр өләште. Әйткәндәй, Люция апа узган язылу кампаниясендә туган мәктәбенә “Әллүки” яздырып, журналдагы бәйгедә катнашты һәм скейтборд откан иде. Очрашуда бүләкне тапшырып, ул укучыларга җәй көннәрендә скейтбордның тәгәрмәчләре тузганчы, рәхәтләнеп уйнауларын теләде һәм туган мәктәбенә янә бүләк ясады – алдагы елга да журналга яздырды.
Искиткеч җылы, рәхәт очрашуда Люция Мәснәви кызы укытучылары, сабакташлары белән сөйләшеп, серләшеп туя алмады. Фәнис Яруллинның шигырь юлларындагы бик мәгънәле сүзләр белән әйтсәк, яшәр өчен бетмәс көч алырга туган ягы кирәк кешегә!
Динар КӘЛИМУЛЛИН фотосы.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/millt/2022-12-13/men-kayttym-le-tugan-yakka...