Фидакарь хезмәткә – лаеклы бүләк!

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге 2022 елга нәтиҗәләр ясап, тантаналы чара оештырды. Аның чикләрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев милләт өчен алмый-талмый көч салучыларга бүләкләр тапшырды.
Бүләкләнүчеләр арасында “Башкортстан татарлары конгрессы” төбәк иҗтимагый оешмасының беренче көннәреннән үк милләтебезнең киләчәген кайгыртып, телебезне, мәдәниятебезне саклауга барлык тырышлыгын, көчен салып эшләүче күренекле шәхесләребез дә бар. Алик Харис улы Локманов һәм Заһир Әхсән улы Хәкимов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның боерыгы белән “Фидакарь хезмәт өчен” медальләренә лаек булдылар.
Милләттәшләребезне чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә туган халкыбызның мәнфәгатьләре өчен армый-талмый хезмәт итәргә, яңадан-яңа уңышларга ирешергә насыйп булсын!

Фото: Эльвира Ямалетдинова.