"Йөрәкләрдә - илсөярлек хисе"

21 декабрьдә Уфа "Нур" татар дәүләт театрында "Шагыйрәләр сүзе - Җиһан сере - 2022" шигърият фестивале кысаларында әдәби-музыкаль кичә узачак.
"Шагыйрәләр сүзе - Җиһан сере" 2013 елдан алып гамәлгә ашырыла. Чара ике тапкыр Казанда да узды. "Йөрәкләрдә - илсөярлек хисе" дип аталган чара Уфа "Нур" татар дәүләт театрының Кече залында үтәчәк. Шагыйрәләрнең йөрәк түреннән чыккан шигырьләре җыр-моң белән үрелеп барачак.
Бу юлы сәхнә түренә танылган шагыйрәләрдән Дилә Булгакова, Тәнзилә Назарова-Исәнбирдина, Светлана Васикова, Рәзинә Мөхияр, Рәхилә Биглова, Флера Шәрипова, Галия Арсланова чыгачак.
Ә инде чараның музыкаль яктан бизәүдә Азамат Тимеров, Радик Динәхмәтов, Илдар Гомәров, Резида Сабитова, Гөлназ Кашапова, Азат Арслановның моңлы җырлары яңгыраячак, "Сәхибҗамал", "Затлыкайлар" вокал ансамбльләре чыгыш ясаячак. Кичәдә китаплар сату, милли матбугатка язылу, кул эшләре күргәзмәсе оештырылачак. \
Чарага керү ирекле.