“Кызыл таң”ның җырлы кичләре” – бердәмлекнең ачык чагылышы

Бишбүләк районының Кыңгыр-Мәнәвез авылында “Кызыл таң”ның җырлы кичләре” узды. Аңа әзерләнү һәм үткәрүдә Башкортстан татарлары конгрессы, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының урындагы бүлекчәләре дә зур ярдәм күрсәтте.

Бар яклап та отышлы проект
Республикабызда бер гасырдан артык тарихы булган татар телендә нәшер ителүче “Кызыл таң”гәзите тарафыннан оештырылып килгән бу проект турында ишетмәгән кеше юктыр. Ул республикабызның байтак районнарында үткәрелде. Коронавирус пандемиясе белән бәйле туктатылып торганнан соң, ниһаять, үзенең сәфәрен Бишбүләк районыннан башлап җибәрде. Бу чараны оештыруда Кыңгыр-Мәнәвез авылында туып-үскән, Уфа шәһәренең 84нче татар гимназиясе укытучысы Айгөл Ахунова зур ярдәм күрсәтте.
“Кызыл таң”ның җырлы кичләрен үткәрү идеябезне Кыңгыр-Мәнәвез авыл биләмәсе хакимияте, “Бишбүләкнең “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы, Башкортстан татарлары конгрессы бүлекчәләре, шулай ук мәдәният, китапханә хезмәткәрләре, урындагы мәктәп укытучылары һәм авыл халкы да хуплап кабул итте һәм шуның нәтиҗәсендә бик күләмле һәм күркәм чара килеп чыкты.

Кунакта – “Әллүки”
Көннең беренче өлешендә “Кызыл таң” гәзите һәм “Әллүки” журналы хезмәткәрләре балалар бакчасы һәм мәктәп укучылары белән очрашу оештырды. “Бездә кунакта – Әллүки” исеме астында узган чара балалар өчен зур бәйрәм булды. Мондый очрашуны без генә түгел, алар да көткән һәм ныклы әзерләнгән. Татар телендә нәшер ителүче журналның “әнисе” Юлия Төхбәтуллина укучыларны басма белән якыннан таныштырды, мавыктыргыч бәйгеләр үткәреп, һәрбер баланың күңелендә шатлык хисләре уятты. Алар да зур кызыксыну белән табышмакларга җавап бирделәр, татар телендә шигырьләр сөйләделәр. Ә кулларына “Әллүки” килеп эләгү белән, зур кызыксыну белән битләрен ачып, андагы биремнәрне үтәүгә керештеләр. Якташыбыз, шагыйрә Люция Әблиева да Кызыл калфак булып киенеп, балалар белән уен үткәрде, шигырьләрен укып ишеттерде.

Файдалы да, мавыктыргыч та очрашу
Чыгарылыш сыйныф укучылар белән оештырылган очрашу да алар өчен бик файдалы булгандыр, дип ышанаы килә. Күпләре инде нинди һөнәр сайлаячакларын билгеләп куйган булсалар, бу көнне укытучылар, журналистлар белән аралашып, үзләре өчен бай мәгълүмат алды, бу һөнәрләрнең яңа якларын ачты.
“Биюле тәнәфес” аеруча матур һәм җанлы килеп чыкты. Кызлар-егетләр кунаклар белән бергә үзебезчә, татарча биеп, күңел ачтылар.
Аннары кунаклар мәктәпнең музеенда булып, төрле чорларга, төрле елларга сәфәр кылды, биредә яшәүче халыкның көнкүреше, авылның күренекле шәхесләре белән танышты.
Шулай ук бу чарага районның татар теле укытучылары да кушылды. Түгәрәк өстәл артына җыелып, алар татар телен укытудагы проблемалары турында сөйләште, үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Анда Уфа фән һәм технологияләр университетының филология факультетындагы татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы доценты Лилия Сәгыйдуллина катнашуы аңа зур әһәмият өстәде.

Кул эшләрендә – күңел бизәкләре
Чараның икенче өлеше дә бик чагу булды. Җыелучылар өчен мәдәният йорты фойесында авылның осталарының кул эшләреннән күргәзмә тәкъдим ителде. Бүген IT-технологияләр заманында борынгы кәсепләрне тергезү, электән килгән һөнәрләрне үзләштерү буенча зур-зур эшләр башкарыла. Авыл халкының осталыгына, уңганлыгына хәйран калырлык. Күпләр пенсиягә чыгу белән үзләренә яңа шөгыль тапкан, яшьләргә дә үзләренең осталыгын ихлас өйрәтә. Мәсәлән, Вадига Насыйр кызы Харрасова – җыр-биюгә дә, кул эшләренә дә әвәс. Барлык гомере сәүдә өлкәсе белән бәйле. Ә инде хаклы ялга чыккач һәм авылларында “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы бүлекчәсе ачылгач, үзенең уй-хыялларын тормышка ашыру өчен бер дигән мөмкинлек барлыкка килә. Моңлылар нәселеннән ул. Үзе әйтүенчә, әтисе һәм ике абыйсы да өздереп тальянда уйнаганнар. Кечкенәдән концертларда катнашуын әле булса яхшы хәтерли. 10 ел элек “Ак калфак” оешмасы ачылгач, барлык коллективка калфаклар ясап бирә. Бу еллар эчендә аның алтын куллары аша күпме калфаклар үткәндер – үзе дә хәтерләми. Ә бу көнне күргәзмәгә тагын бер бик үзенчәлекле иҗат җимешләрен алып килгән иде. Ул йоннан картиналар ясый. Моның белән 5-6 ел элек шөгыльләнә башлаган.
- Безнең авыл клубында шундый түгәрәк ачылган иде, мин дә шунда йөреп, бу эшне үз иттем һәм шулкадәр мавыгып киттем. Аларга идеяләрне үзем уйлап табам. Йоннан картиналар коры ысул белән ясала. Еллар үткән саен да алар бозылмый, чөнки киез утыра һәм ул утырган саен картинаның төсләре яктыра гына бара", - ди Вадига Насыйр кызы.
Бу эшләрен ул дусларына, туганнарына бүләк итә, күргәзмәләр оештырганда да алып торалар, сатып алучылар да аз түгел икән. Киләчәктә Вадига апа осталык дәресләре дә үткәрергә ниятли. Әйткәндәй, бу уңайдан чакырулар да алган инде.
Сандык темасы – татарда элек-электән килгән һәм ул яшәргә тиеш. Туй сандыксыз берничек тә була алмый. Кияү кәләшне өйдән бирнә сандыгы белән алып китүе татар халкында булган матур гореф-гадәтләрнең берсе.
Агач остасы Фәрит Инсапов та бу традицияне кире кайтару яклы. Аның төрле интерьерга туры килә торган, заманча итеп агачтан бизәкләр уеп эшләнгән сандыклары инде күп кенә өйләрнең төп бизәге.
Бу көнне аның күргәзмәсен тормыш иптәше, шагыйрә Әлфия Булат тәкъдим итте. Әлфия Габдулла кызы гомер буе татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән. Үзләренең күпкырлы сәләтләрен кызларында да тәрбияләгәннәр: алар да бәйли, чигә, рәсем ясый.
Ә Фәрит абый агач эше белән кечкенәдән кызыксына икән. Бу сәләт аңа әтисеннән бирелгән. Ул исә агачны гына түгел, калай-тимерне дә оста буйсындырган. Инсаповларның йортларында бар нәрсә Фәрит абыйның алтын куллары белән ясалган. Йорт җиһазлары гына түгел, бакчалары, ихаталарын да агач сыннар бизи. Әлфия апа кулына фоторәсемнәрдән торган зур альбомны алып, иптәшенең кул эшләре белән таныштырып үтте. Исең китәрлек, мондый матурлыкны гади авыл кешеләре тудыра!

Моң агылды сәхнәдән
Концерт программасын да “Кызыл таң”ның баш мөхәррир урынбасары Резида Нуретдинова бик эчтәлекле итеп әзерләгән иде: анда бүгенге тормышыбызның бар ягы да чагылыш тапты. Җыр-моң, билгеле шәхесләрнең, кунакларның чыгышлары, бу эшне оештыруда актив катнашучыларны тәбрикләү мәлләре белән үрелеп барды.
Башкортстанның халык артисткасы Асия Смакова, Башкортстанның атказанган артисты Радик Динәхмәтов, Башкортстанның атказанган артисткасы Лениза Гайнетдинова, Татарстанның атказанган артисты Символ Гайнетдин-Агыйделский, татар эстрадасы артисты, Айдар Галимовның театр-студиясе солисты Рөстәм Гобәйдуллиннарның чыгышларын тамашачылар көчле алкышларга күмде.
Шушы авылда туып-үскән "Кызыл таң"чы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әнвәр Сөләйманов "Кызыл таң" турындагы истәлекләре белән бүлеште. Лилия Сәгыйдуллина, Люция Әблиева шигырьләрен укып ишеттерде.
Хуҗалар да җавапсыз калмады – Лилия Мусаева җитәкчелегендәге “Ак калфак”ның урындагы бүлекчәсе татар халкының күркәм йолаларын – “Чишмә бәрдертү” һәм “Самавыр юу” йолаларын күрсәтте. “Ярангөл” халык вокаль ансамбле дәртле җырларын бүләк итте. Күптән түгел генә авыл мәдәният йорты җитәкчесе Эльвира Махиянова тарфыннан оештырылган “Бүләк” халык җырлары ансамбленең чыгышы тамашачылар күңеленә хуш килде.
“Кызыл таң”ның җырлы кичләре”н тагын бер тапкыр бердәмлекнең нинди зур көчкә ия булуын күрсәтте.
Фото: Эльвира Ямалетдинова.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2022-12-15/kyl-ta-ny-yrly-kichl-r...