“Ак калфак”ның ак юлы

Башкортстан Республикасы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының эшчәнлеге турында ишетеп-күреп торабыз. Татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын тергезү, саклау, киләсе буынга тапшыру юнәлешендә күпме изге эшләр башкаралар, күркәм чаралар оештыралар. Аларның һәрберсе тирән мәгънәгә ия. Беренчедән, алар телебезне, милли мәдәниятебезне саклау һәм үстерү буенча зур әһәмияткә ия булса, шул ук вакытта теге яки бу бәйрәмдә катнашу кешенең тормыш тәҗрибәсен баета, нинди дә булса характерлы сыйфат тәрбияләү чарасы булып тора, милли үзаң үсүенә йогынты ясый.

Милләт рухын саклаучы хатын-кызлар!
Бүген республикабыз буенча Люция Ябир кызы Вафина җитәкчелегендә “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының 60 тан артык бүлекчәсе эшләп килә. Шунысы куанычлы, аларның саны артканнан-арта бара. “Ак калфак”лы ханымнарны һәрбер чарада күрергә мөмкин, кайдадыр бай, матур күргәзмә белән катнашалар, шул арада икенче урында яшьләргә осталык дәресләре күрсәтәләр, төрле конкурсларда чыгыш ясыйлар, башка төбәкләрдә узган конференцияләрдә яки утырышларда катнашып кайтканнан соң, үзләрендә дә чаралар үткәреп, тәҗрибәләре белән уртаклашалар. Боларның берсе дә арттыру түгел, чөнки бу оешманың байтак чараларында үземә дә катнашырга туры килә. Чынлап та, урыннардагы бүлекчәләрнең активлыгына исең китәрлек! Нинди генә чаралар үткәрмиләр дә, нинди генә борынгы йолаларны өйрәнмиләр. Ул гына да түгел, замандашларын, яшьләрне дә алар белән таныштыра баралар. Әйтегез әле, тагын кайда кемнәр шулай бушлай эшли? Бу хатын-кызларның берсе дә моның өчен хезмәт хакы алмый бит! Без сүз белән әйткәндә – энтузиастлар! Чы күңелдән бирелеп эшләүчеләр!
Whatsapp мессенджерындагы төркемнәрендә дә эшчәнлекнең ничек актив баруын күзәтергә мөмкин. Һәрбер бүлекчә үзенең эшчәнлеге, үткәрелгән чаралары хакында отчет җибәрә, уңышлары белән уртаклаша, киңәшләшә... Бик күркәм күренеш!

Бишбүләклеләргә аерым рәхмәт!
Әлегә сүзем Бишбүләк районының Лилия Мусаева җитәкчелегедә байтак еллар дәвамында уңышлы эшләп килүче бүлекчәсе хакында. Төрле буын, төрле һөнәр ияләре белән тупланган коллектив районда гына зур абруй казанмый, хәзер инде аларны илебезнең башка төбәкләредә дә яхшы беләләр. Агымдагы елда гына “Җырлыйк әле!” төбәкара конкурс-фестивалендә Гран-Прига ия булып, республикабыз даныны Казан шәһәрендә узган “Түгәрәк уен” XIV Бөтенрусия татар фольклоры фестиваль-бәйгесендә дә уңышлы якладылар һәм беренче урын алып кайттылар. Ә мондый уңыш-казанышлары санап бетергесез.
Шунысы да зур әһәмияткә ия: борынгы йолаларны алар үзләре авыллар буйлап йөреп, өлкән буын вәкилләреннән ишетеп, язып алып тергезәләр. Һәм иң мөһиме – башкаларны да изге эшләргә өндиләр. Шуның нәтиҗәсендә Бишбүләк районында соңгы вакытта гына “Ак калфак”ның тагын берничә оешмасы ачылды.
Шулай, Дүсән авылындагы бүлекчәне ачуга Рима Галимова күп көч салган. Лилия Марсель кызы билгеләвенчә, Рима Сабит кызы татар авылларында татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының бүлекчәләрен ачу идеясе белән уртаклашканнан соң, бу изге эшне үзе башлап җибәрә һәм шуны нәтиҗәсендә Дүсән авылының актив, уңган, җыр-моңга, кул эшләренә сәләтле хатын-кызларын берләштергән милли оешма ачыла.
- Татар хатын-кызларына хас булган уңганлык, үҗәтлек белән беррәттән тыйнаклык, әдәплелек кебек сыйфатлар да хас Рима Сабит кызына. Ул бервакытта да зарланмый, кешеләргә уңайсызлык китермәс өчен иң авыр эшне үз өстенә ала, - ди Лилия Марсель кызы, оешманың актив әгъзасы хакында.
Ул гына да түгел, Рима Галимова гаиләсе белән коллективка зур бүләк ясаган - үз акчаларына читекеләр алып биргәннәр. Милләт өчен янып-көеп, вакытын да, акчасын да исәпләми эшләүче мондый хатын-кызларыбызның булуына ничек сөенмисең инде?!
Шундыйларның тагын берсе – Рәзимә Ихсанова, Дүсәндә ачылган бүлекчәнең җитәкчесе ул. Бик күп изге уй-ниятләр белән яна, бүлекчәнең эшчәнлеген төрле юнәлешләрдә алып барырга планлаштырган. Милләтебезне саклауда дин зур әһәмияткә ия, шуңа мәчет белән һәрвакыт бәйләнештә булырга, дини тәрбияне үстерүгә зур басым ясарга кирәк, дип исәпли Рәзимә Зәйнулла кызы. Гомумән, эш планына карап та, күп нәрсә турында сүз йөртергә була: һәр буынның кызыксынуларын, ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек чаралар билгеләгән ул.
Җитәкче Кунаккул авылында ачылган оешмага да зур өметләр баглый. Бу авыл Лилия Марсель кызы өчен бик якын һәм кадерле – хезмәт биографиясен ул нәкъ шушы авыл мәктәбендә башлап җибәргән. Авылның тагын бер үзенчәлеге – ул гармунчылар һәм тальянчылар белән дан тота. Ә инде тагын бер искиткеч күренеш – биредә 1930нчы еллар башында ясалган сандыклар да сакланган. Киләчәктә яңа ачылган “Ак калфак” бүлекчәсе белән бергәләп “Сандык туе” дигән чагу чара оештырырга ниятлиләр. Яңа бүлекчәгә мәдәният хезмәткәре Рима Вәкил кызы Галәветдинова җитәкчелек итә. Аның ярдәмчесе итеп башлангыч сыйныфлар укытучысы Айгөл Искәндәр кызы Галләветдинова билгеләнгән. Оешманы ачу гына түгел, милли киемнәрне дә бит хатын-кызлар үз көчләре белән хәстәрли. Бу уңайдан җыелышып, калфак тегәргә өйрәнгәннәр. Осталык дәресен исә осталарның остасы Вадыйга Насыйр кызы Харрасова үткәргән.
“Оештыру сәләтенә бай, тыңгысыз җан, минем тагын бер уң кулым....”. Венера Мулланур кызы Шәрипова турында җитәкче шулай ди. Лилия Мусаева менә шундый ныклы таяныч булган, ышанычлы, бар яклап та булдыклы, оста хезмәттәшләре турында рәхмәт сүзләре белән сөйли. Изге йөкне алар еллар дәвамында бергәләп тартып киләләр, уңышларының нигезе дә, тәү чиратта, әнә шул бердәмлектә, күрәсең.
Әле Яңа ел алдыннан Бишбүләк районының үзәк китапханәсендә искиткеч җылы очрашу узган. Ел саен үткәрелеп килгән “Мавыктыргыч шәхес белән очрашу”га бер генә кешене түгел, ә зур коллективны - “Ак калфак”лы ханымнарны чакырганнар. Якыннан танышу, аралашу шатлыгы бүләк иткән чараны үзешчән коллектив үзенең чагу чыгышлары белән дә бизәгән.
Кыскасы, Ак калфак” оешмасы җитәкчесе һәм әгъзалары биниһая зур хыял-максатлар белән яшиләр. Тиздән Ает һәм Кыңгыр-Мәнәвез авылларындагы бүлекчәләрнең исем туйлары үтәчәк. Ә инде чараларның иң күләмлесе – “Печән өсте” бәйрәме җәйге чорга планлаштырылган. Менә шулай, һәр авыл берәр йола гына кертсә дә, гореф-гадәт сандыгыбыз тулыланып торачак. Бишбүләклеләргә рәхмәттән башка сүз юк!

Бүген без телебез, рухи кыйммәтләребез югалуга җирлек туган чорда яшибез. Ләкин “милләтебез анасы”, максатчан җитәкче Люция Вафина һәм бал кортлары кебек тырышып эшләүче “Ак калфак”лы ханымнар булганда, милләтебез киләчәге өметле, дип зур ышаныч белән әйтергә була. Һәрхәлдә алар моның өчен кулларыннан килгәннең барысын да эшләргә тырышалар. Бу юнәлештә үз халкыбызның йолаларын, тәҗрибәләрен нигез итеп алып, милләтебезнең йөз аклыгы булган бәхетле буын тәрбияләү – “Ак калфак”лыларның төп максаты.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА.