88 яшендә Башкортстанның элеккеге президенты Мортаза Рәхимов вафат булды. Соңгы көннәрдә ул Уфада сугыш ветераннары госпиталендә булган.
- Мортаза Гобәйдулла улы вафат булды. Башкорт халкының бөек улы каршында башыбызны иябез, ул үзен тулысынча Русия һәм Башкортстан халкына хезмәт итүгә багышлады.
Хушыгыз, хөрмәтле Мортаза Гобәйдулла улы, - дип язды үзенең телеграмм-каналында республика Башлыгы Радий Хәбиров.
Фото: agideljurn.ru