Гөрләп узды китап туе!

Кушнаренко Мәдәният йортында, композитор, автор-башкаручы Резида Сабитованың «Йөрәк моңы» дип исемләнгән яңа җыр китабы презентациясе узды.
Бу көнне мәдәният учагына Уфа, Чакмагыш, Благовар, Бишбүләк, Бүздәк, Краснокама, Кушнаренко районнарыннан Резида Сабитованың җырларын башкаручылар һәм аның иҗатына гашыйк кешеләр җыелды.
Ноталы җыентыкка Резида Сабитованың элекке җырлары да кергән, шулай ук күп өлешен яңа иҗат җимешләре тәшкил итә. Стәрлетамак мәдән-агарту училищесында укыткан укытучыларына рәхмәт йөзеннән аларның да исемнәре телгә алынган. Балалар өчен җырлар да аерым урын били. Бу уңайдан автор җыентыкларын музыка мәктәпләренә бүләк иткән, бүген инде балалар аның иҗаты белән якыннанрак таныша, җырларын өйрәнә. Җыентыкны тормышының, эшчәнлегенең чагу мизгелләрен чагылдырган фоторәсемнәр дә бизи.
Чараны әзерләү һәм оештыруда район хакимияте һәм Кушнаренко район татар конгрессы бүлекчәсенең ярдәме зур. Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге, татар милли мәдәни автономиясе, Кушнаренко районы мөслимәләр берлеге, Башкортстаннның «Сәхибҗамал» татар хатын-кызлары иҗтиагый оешмасы әгъзалары да тәбрикләп зурладылар бәйрәм хуҗабикәсен. «Кызыл таң» гәзите хезмәткәрләренең дә җыетыкны чыгаруда төпле өлеш кертүләре, тәҗрибәләре белән бүлешеп, юбилярны тәбрикләүләре бәйрәмгә нур өстәде.

Талантлы композитор, җырчы Резида Сабитованың җырлары халык арасында бик популяр. Җырлары автор үзе һәм татар-башкорт эстрадасы йолдызлары башкаруында радио һәм телевидение буенча еш яңгырый. Киләчәктә дә иҗат чишмәләрегез ургылып аксын, яңадан-яңа җырларыгыз белән халыкны сөендереп торырга язсын!