Безне берләштерә торган вакыт

Бердәмлек, ярдәмчеллек, мәрхәмәтлелек авырлыклар килгәндә сынала. Башкортстан татарлары конгрессы һәм башка иҗтимагый оешмалар да хәрбиләргә булышыр өчен берләште.
Башкортстан татарлары конгрессы җитәкчесе Заһир Хәкимовның изге ниятен хуплап кабул итүчеләр һәм үз өлешләрен кертүчеләр бик күп булды. Конгрессның район-шәһәрләрдәге бүлекчәләре, башка иҗтимагый оешмалар да хәйрия акциясенә актив кушылды.
Башкортстаннан махсус хәрби операциядә катнашучы һәм мобилизацияләнгән ир-егетләребезгә ярдәмне Донбасс, Донецк, Луганскта урнашкан хәрби частьләргә, госпитальләргә илтеп тапшырырга ният кылдык. Һәм шушы көннәрдә «Барысы да җиңү өчен!» проекты буенча «Народный фронт» иҗтимагый хәрәкәте белән берлектә Башкортстан татарлары конгрессы оешмасы үзләренең машиналары белән юлга чыга.
Чиксез һәм бәяләп бетергесез рәхмәт «Сәхибҗамал» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы әгъзаларына, Башкортстан татарлары конгрессының Миякә, Шаран, Мәчетле районнары, Уфа, Салават, Мәләвез шәһәрләре бүлекчәләренә! Рәхмәт битараф булмаган игелекле йөрәкле кешеләргә!
Акча да күчерүчеләр дә күп булды, алар, башлыча, укытучылар һәм хаклы ялда булучылар. 25 300 сум җыелды! Бу акчага кыр шартларында һәм хәрби хәрәкәтләр барышында кирәге чыгарлык әйберләр алынды (җылы оекбашлар, җылы кием, гигиена кирәк-яраклары, дарулар, ашамлыклар). Хәтта аерым тагын 10 000 сум бензинга да өстәп акчалата ярдәм иттеләр!
Менә алар: Резида Рәзил кызы С., Тәслимә Мохтәсәр кызы В., Зилина Габбас кызы С., Гөлчәчәк Юрис кызы., Зөлфирә Гайса кызы С., Фирзина Наис кызы З., Вилсур Марат улы Н., Фәүзия Гайзаман кызы., Лилия Тәлгать кызы К., Фәнисә Муса кызы Б., Кәүсәрия Хәйдәр кызы А., Венера Фидрат кызы Х., Рушания Минислам кызы А., Флера Габдулхак кызы Ш., Гөлсем Кави кызы Н., Фәндия Камил кызы Г., Флүсә Сөләйман кызы Н., Илүзә Усман кызы Г., Халисә Сәгыйт кызы Я., Зөфәр Зинур улы В., Рәзинә Фәхретдин кызы Г., Илүсә Фатих кызы Х., Вәсил Муса улы И., Луиза Фрит кызы И., Рамил Рәвил улы Н., Айгөл Фларит кызы К., Лилия Хәйретдин кызы А., Раилә Венер кызы В., Айгөл Фәвәрис кызы Ф., Вадим Радик улы Ш.

Диңгездә тамчы булып тоелса да, бу ярдәм ихлас йөрәктән булып, саваплары кире кайтсын, ир-егетләребез исән булсын һәм туган җирләренә исән-имин әйләнеп кайтсыннар иде.