Киңәшле эш таркалмас

Башкортстан татарлары конгрессының Кушнаренко районы бүлекчәсенең чираттагы утырышы узды.
Кушнаренко районы татар конгрессы җитәкчесе Илфир Котдусов биргән мәгълүмат буенча, әлеге чарада татар конгрессы әгъзаларыннан тыш, районнын НКАТ, "Ак калфак", "Сахибжамал", "Өмет", "Рәйхан","Көмеш волонтерлар", район хакимиятенең яшьләр белән эшләү бүлеге белгечләре дә катнашкан.
Утырышта эш планы каралган, бурычлар билгеләнгән. Әлбәттә, боларның барысын да милләттәшләребез фикер алышып, киңәшләшеп хәл иткән.
Эшлекле чара бик матур концерт номерлары белән үрелеп барган.
Алдагы көннәрдә Конгрессынын шундый ук җыелышларын эшкуарлар, төбәк тарихын өйрәнүчеләр, татар теле укытучылары өчен дә үткәрергә ниятлиләр.