Көндәшледә - «Малан бәлеше» бәйрәме

Районның авыл биләмәләреннән килгән коллективлар үз рецептларын буенча пешерелгән бәлешләр тәкъдим иттеләр.
Шифалы җиләктән ашамлыклар һәм эчемлекләрнең күптөрлелеге жюри әгъзалары күңеленә хуш килде. Безнең районда баланны матурлыгы өчен дә, бик файдалы булуы өчен дә яраталар. Балтач районы бренды-балан катыгы Башкортстан Республикасы халыкларының матди булмаган мәдәни мирас объектларының бердәм реестрына кертелүе турында район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләр сәхифәсендә язган иде.
Бу чара «Гаилә гаиләгә булыша»проекты кысаларында Гаилә клубы очрашуы рәвешендә уздырылды. Балан бәлеше-татар һәм башкорт кухняларында популяр булган традицион бәлеш. Башкортлар элек-электән балан шифасын югары бәһалаган. Алар аны ашатучы да, дару да, яклаучы да дип санаганнар. Халык ышанулары буенча,балан дәваламаган бер генә авыру да юк. Файдалы үзенчәлекләре буенча, балан хәтта кура җиләгеннән дә өстен. Күпме төрле ризыкны баланнан пешереп була. Йорт янында балан куагы утыртсаң, ул аны төрле яман күзләрдән саклый дип саналган. "Малан бәлеше" бәйрәме кысаларында милли өстәл конкурсы узды. Бәйрәм мохите кәефләрне күтәрде.
Гомумән алганда халыкта балан агачына бәйле бик күп җырлар иҗат ителгән. Хатын-кыз язмышын балан белән чагыштырганнар. Бу бик кызыклы. Димәк, балан көч-куәт биргән, рухи байлыкны арттырган. Аңа мәдхия җырлау урынлы...
Чыганак: https://baltachtan.ru/articles/m-garif/2023-02-10/k-nd-shled-malan-b-les...