Бик файдалы дәрес булды бу

Кушнаренко районының Мөслимәләр берлеге мөгаллимәләр өчен ачык дәрес үткәрде.
Ачык чара Шәрип авылы мәчетенең уку классында үтте.
Фәйрүзә Фаттах кызы заманча технологияләр кулланып бик матур ике дәрес күрсәтте. Беренче дәрес "Иман нигезләре"буенча булса, икенчесе Тәфсир дәресе булып килде. Фәйрүзә ханым дәрескә җентекләп әзерләнгән, укыту методикасының төрле формаларын кулланган. Дәрестә проблемалы сораулар куеп, шәкертләрне активлаштырып,эмоциональ итеп үткәрде. Уку барышында һәр укучы мөмкинлекләренә ярашлы итеп, яңа белем үзләштерде.
Дәрес тәмамлану белән азан моңы безне мәчеткә җыйды. Фәйзулла хәзрәт белән өйлә намазын үтәдек. Бүген авыр хәлдә калган мөселман кардәшләребезгә җиңеллек теләп, яу кырында йөргән солдатларыбызга исән-сау, җиңеп кайтуларын теләп, бакыйлыкка күчкәннәрнең рухларына догалар кылдык.
Өстәл артында үткәрелгән дәрес буенча фикер алыштык, алдагы эш планнарнын карап үттек.
Алдагы тормышыбызда калган гамәлләребезне игелектә, изгелектә үткәреп, ике дөнья бәхетенә ирешергә насыйп итсен, дигән теләкләр белән таралыштык.
Автор: Илфир Котдусов, Кушнаренко татарлары конгрессы җитәкчесе.