Башкортстан укучылары сынатмады

Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты буенча узган төбәкара олимпиадада безнең кызлар һәм егетләр югары нәтиҗәләр күрсәтте.
14-17 февральдә Казанда 8-11нче сыйныфлар арасында татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада узды. Әлеге бәйгедә Русиянең 28 төбәгеннән туган тел серләрен яхшы белүче 187 укучы көч сынашты. Быел олимпиадада Әстерхан, Свердловск, Саратов, Түбән Новгород, Төмән, Ульяновск, Чиләбе, Омск, Ырынбур, Пенза, Самара, Новосибирск өлкәләре, Башкортстан, Марий Эл, Удмуртия, Чувашия, Карелия республикалары, Красноярск, Пермь краеннан укучылар катнашты.
Олимпиада Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында узды.
Безнең республикадан төбәкара олимпиадада 26 укучы катнашты. Алар — быел Уфада узган төбәк олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерлары.
Шунысы сөенечле, укучыларыбыз Казанда да югары нәтиҗәләр күрсәтте. Бүздәк районы Каран мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Дарина Ергизова (укытучысы — Зөлфия Мансурова) быел да татар әдәбияты буенча җиңүче исеменә лаек булды. Калган укучылар призерлар исемлегенә керде. Әйтергә кирәк, аларны бәйгегә төбәкнең иң көчле, тәҗрибәле укытучылары әзерләде.
Төбәкара олимпиадада җиңүче һәм призер исемен яулаучы кызлар һәм егетләрне, аларның укытучыларын ихлас котлыйбыз!
Укучыларыбыз Халыкара олимпиадада да сынатмас, үзләренең тирән белемен, зирәклеген һәм туган телгә булган ихтирамын тагын бер кабат исбатлап кайтыр, дип ышанабыз.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obraz/2023-02-17/bashkortstan-ukuchylary-i-...