Башкортстан татарлары конгрессы җитәкчесе Заһир Хәкимов Башкортстанның “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының чираттагы күчмә утырышында катнашты.

Башкортстан Республикасының Люция Вафина җитәкчелегендәге “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының чираттагы күчмә утырышы Кырмыскалы районының Кабак авылында узды.
Халисә Әхмәтшина җитәкчелегендәге “Ак калфак”ның урындагы бүлекчәсе тарафыннан әзерләнгән “Калфак туе” киң колач алды һәм югары дәрәҗәдә үтте. Кече Ватан өчен файдалы эшләр елы чикләрендә оештырылган әлеге чара, чынлап та, бар яклап һәм һәркем өчен файдалы булды, дип ышанычлы әйтергә була. Милләттәшләрне бергә җыеп, аралашу, киңәшләшү, фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу, осталыкны камилләштерү өчен менә дигән мөмкинлек бирде ул. Шул ук вакытта бүген һәрбер чара махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән. Бу көнне дә җыелучыларның һәммәсе “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” акциясенә кушылып, үз өлешен кертте. Чара барышында ун мең сумга якын акча җыелды. Кабак авыл биләмәсе башлыгы Руслан Әюпов билгеләвенчә, бу акчага солдатлар өчен бик кирәкле булган блиндаж шәмнәр ясау өчен парафин сатып алачаклар.
Мәртәбәле кунаклар: Башкортстан Республикасының “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Люция Вафина, Татарстан Республикасының Башкортстандагы даими вәкиле Йосып Якубов, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин, Башкортстан татарлары конгрессының Башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов, конгрессның Кырмыскалы бүлекчәсе җитәкчесе Зөлфия Әхмәрова да әлеге чараның телебезне, гореф-гадәтләребзне, йолаларыбызны саклау һәм яшь буынга тапшыру, матурлыкны пропагандалау, үзенчәлекле талантларны ачу, аларны халыкка таныту уңаенан зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үттеләр.
- Без төрле-төрле туйларда булганыбыз бар. Ә менә “Калфак туе”нда күпләребез беренче тапкыр катнашадыр? Искиткеч күркәм чара! Күпме халык җыелды, республикабызның төрле районнарыннан кунаклар килде. Балаларның катнашуы аеруча сөенечле. Ә кул эшләре күргәзмәсен барыбыз да сокланып карадык. Чынлап та, “Ак калфак”лы кызлар булганда, телебез дә, гореф-гадәтләребез дә, милләтебез дә яшәячәк әле. Гомумән, “Ак калфак” оештырган барлык чаралар эчтәлекле, бай һәм югары дәрәҗәдә үтә. Бу уңайдан Люция Ябир кызына зур рәхмәтемне җиткерәсем килә, - диде Заһир Әхсән улы, Башкортстан татарлары конгрессының һәм “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының һәрвакыт тыгыз элемтәдә эшләүләрен билгеләп.
Конгрессның Кырмыскалы бүлекчәсе җитәкчесе Зөлфия Әхмәрова да чараны оештыручыларга рәхмәт сүзләре җиткереп, милли мәдәниятебезне, гомум кешелек кыйммәтләрен саклап калуда хатын-кызларның роле аеруча зур булуын билгеләде.
- Хатын-кызны – гаилә учагын саклаучы, дип юкка гына әйтмиләр бит. Барысы да гаиләдә башлана. Телебезгә, гореф-гадәтләребезгә, йолаларыбызга сөю орлыклары да тәү чиратта гаиләдә салына. Иң мөһиме – әнә шул буыннар чылбыры өзелмәсен иде һәм милли традицияләребез киләсе буыннарда да дәвам итсен. Безнең бүгенге чара да моңа булышлык итәр, - дигән ышанычын белдерде һәм Илебез өчен авыр чорда да бердәм булып, ярдәмләшеп яшик, дигән теләкләрен җиткерде.
Безнең халык элекке заманнардан ук матурлыкка, сәнгатькә омтылып яшәгән. Оста куллы хатын-кызларыбыз мавыктыргыч кул эше белән шөгыльләнгәннәр. Милли бизәкләр белән баетып үзләренә һәм туганнарына киемнәр теккәннәр. Бөтен тырышлыкларын куеп зәвык белән затлы калфак-түбәтәйләр, матур сөлгеләр, күкрәкчә-алъяпкычлар чиккәннәр. Мондый осталар бүген дә бик күп. Әлеге чара да моны ачык күрсәтте. Республикабызның төрле почмакларыннан: Бакалы, Бишбүләк, Илеш, Туймазы, Чишмә, Уфа, Бәләбәй һәм башка районнардан килгән “Ак калфак”лы ханымнарның кулыннан килмәгән эш юк. Хуҗалар – Кабак авыл биләмәсе уңганнары да кунакларны искиткеч кул эшләре күргәзмәсе белән каршы алды: борынгы бәйләм үрнәкләре, чигүле сөлгеләр, мендәр тышлары, милли бизәнгечләр, сырылган юрганнар, бәйләнгән шәлләр...
Ә шулай да “Калфак туе” булгач, төп урында татар хатын-кызларының милли баш киеме – калфак иде. Аның килеп чыгышы ерак гасырларга барып тоташа. Люция Ябир кызы шуңа бәйле тарихи истәлекләрне дә телгә алды. Шунысы куанычлы, бүген калфак музей экспонаты яисә сәхнә киеме генә түгел. Заманча татар хатын-кызлары гардеробының алыштыргысыз бер өлешенә әверелеп бара. Менә бу көнне дә калфаксыз бер генә ханым булмагандыр. Калфаксыз килгәннәре дә осталардан сатып алып, шунда ук тагып куйды. Осталыкка өйрәнергә теләүчеләр дә бик күп иде. Туймазыдан Зимфира Әхмәдиева, Бишбүләктән Вадыйга Харрасова үзләренең осталыклары белән ихлас уртаклашты. Ә чишмәлеләрнең калфагы барысыннан да аерылып торды: зур итеп ясалган ак калфак бу чараның төп атрибуты булды.
Чараның икенче өлеше тамаша залында узды. Кунакларның чыгышлары Кабак авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчәннәре әзерләгән җыр-биюләр, шулай ук Уфа шәһәренең “Нәүруз” фольклор ансамбленең моңлы күчтәнәчләре белән үрелеп барды. Чара ахырында әлеге чараны оештыруга күп көч салучыларның һәммәсе Рәхмәт хатлары, Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алды.
“Калфак туе” бик мәгънәле һәм анда катнашучыларның күңелендә уелып калырлык булды. Иң мөһиме, ул чарада катнашкан мәктәп укучыларының күңелләрендә дә милли горурлык хисләре уяткандыр, дип ышанасы килә.
Эльвира Ямалетдинова.
Автор фотолары.