«Авыл бәйрәме – күңел бәйрәме»

Шимбә, 3 июньдә, Бәләбәй районының матур табигать кочагына сыенып кына утырган Исмәгыйль авылында Коръән мәҗлесе рәвешендә зур җыен – авыл бәйрәме оештырылды.
Авыл кешелəре, шушы авылда туып үсеп, бүгенге көндə район, республика, илнең төрле тарафларында яшəүче һəм авыл бəйрəменə кайтучы исмəгыйллелəр туган җир һавасын сулап, туган табигатьнең җəйге хозурлыгына сокланып, балачак хатирəлəренə бирелеп, авылның тарихын тыңлап, туган җир, туган нигез, туган туфрак төшенчəлəренең никадəр изге һəм кадерле булуына тирəнрəк төшенде.
Чара зиратта əрвахлар рухына догалар укудан башланды. Ə аннары ул чишмə янында дəвам итте. Авылдашлар үзлəренең хис-тойгылары белəн бүлешеп, матур чыгышлар ясады. Финус Зөфəр улы Хəлиуллин
ошбу җыенны үткəрүнең максатын җиткерде. Ул – авылдашлар белəн очрашу, əрвəхларга дога кылу һəм динебезнең күркəм йолаларын торгызу.
Тарихчы Нурмөхəммəт Нури улы Хөсəенов кызыклы мəгълүматларга нигезлəнеп, Исмəгыйль авылының барлыкка килү тарихын сөйлəде. Рузилə ханым мөнəҗəт əйтте һəм кунаклар белəн бергə җырлап та алды.
Бəлəбəй тарихи мəчете имам-хатыйбы Илдар хəзрəт Галиев белəн бергə əлеге мəчеткə йөрүче мөселман кардəшлəребезнең һəм, əлбəттə, балаларның катнашуы чараны мəртəбəле Коръəн мəҗлесе кимəленə күтəрде. Ачык һавада балаларның изге Коръəн аятьлəрен укулары, Илдар хəзрəтнең аларны тирəн эчтəлекле итеп багышлавы, бергəлек күңеллəрдə əйтеп бетермəселек рəхəтлек, бар нəрсəне камил итеп яралткан Аллаһы Тəгалəгə чиксез рəхмəт тойгылары тудырды.
Чара балалар өчен уеннар оештыру, истəлеккə фотоларга төшүлəр белəн дəвам итте. Сыйлы табында бергə корбан ашы ашау, ризыклардан авыз итү бəйрəмнең тəмле бизəге булды.
Ачык һавада Коръəн мəҗлесе... Нинди фəһемле чара! Асылыбызга кайтып баруыбызның бер күркəм чагылышы бу. Бүген яхшыны - яманнан, тугрыны – ялганнан, файдалыны – зарарлыдан аерып; кайдан килгəнебезне, ни өчен килгəнебезне, кайда китəчəгебезне белгəн вə төшендергəн, белү һəм аңлату вазыйфасын безгə йөклəгəн Бөек Ислам сафындабыз без. Горурланыйк. Без булдырабыз! (Зәйфә Салихова. Ильдар Галиев фотолары)