»Селяночка»

Нәрсә ул матурлык конкурсы? Дөньякүләм критерийлары буенча карасаң – ул тән һәм йөз матурлыгыдыр… Ә «Татар кызы», «Һылукай» бәйгеләренә килсәк – тарих, гореф-гадәт, туган тел аша күрсәтелгән, кияүгә чыкмаган сылуларның чибәрлек һәм уңганлык ярышыдыр! Ә менә «Селяночка» проекты – авылда яшәгән яшь хатын-кызларны данлый торганы!
​Бу конкурс Башкортстанның брендлы чараларына кереп 16-17 июнь көннәрендә Кыйгы районында үткәрелде.
​Өй нурлының – йөзе нурлы, ди халык. Бу сүзләргә тирән мәгънә салынган. Чыннан да, өй эченең бизәлешендә кешенең яшәү рәвеше, көнкүреше, рухи тормышы чагыла. Ә өс киеме, киенү рәвеше исә халыкның гасырлар буена туплаган тәҗрибәсен, аның милли үзенчәлеген чагылдыра. Беренче көнне катнашучылар Кыйгы районының үзәк китапханәсендә милли кием элементларының бизәлешләрен эшләп күрсәттеләр: тамбур чигүе белән альяпкыч-күлмәкләр, француз яулык астына кия торган калфак-түбәтәй бүлсынмы, чулпылар, беләзек, күкрәкчәләр. Ә кул эшләре күргәзмәләре күз явын алырлык чагу һәм эчтәлекле иде.

​Онлайн транцлациядә барган бәйге Дуван күппрофильле колледжда дәвам итте. Милли ризык әзерләү буенча үз осталыкларын күрсәткән аш-су күргәзмәсеннән соң, кызлар-йолдызлар камыр басып тукмач та кистеләр: кемдер үз ягының дәртле көенә баскан кебек тиз итеп киссә, кияүгә чыкмаганнарның тизлеге аерыла иде)))

​Район үзәгендә урнашкан заманча җиһазландырылган «Юность»стадионында кызларыбызны таный алмадык – тимер ихтиярлы, үткен карашлы амазонкалардай, җәядән атуда үз төгәллекләрен күрсәттеләр. Ярыштан соң җайдак рәвешендә фоторәсемнәргә төшеп көчле тәэсиротлар калдырдылар.

​Икенче көнне иҗади программа район Сабантуеның мәдәни программасына кереп бәйрәмне тагын да матурлады: финалистлар үз авылларының тарихын видеопрезентация формасында күрсәтеп, туган якларын данладылар. Заманча авыл кызы стилендә сәхнәдә үз куллары белән эшләнгән киемнәре белән, иҗади номерлар да башкардылар.

​Халыкның үткәнен һәм гореф-гадәтләрен чагылдырган, сөйкемлелеге, күпкырлы талантлары белән шаккатырган гүзәлләребез бәяләп бетергесез тарихи җәүһәрләр булдылар. Үз төсен, үз йөзен җуймаган бу җәүһәрләр халык иҗатының, халык сәнгатенең тирән тамырлары турында сөйли. Нәкъ менә хатын-кыз, туган телгә кызыксынуны, үз халкының мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә мәхәббәтне буыннан-буынга тапшыра.

​«Баш очында, туган җирдә балкып торган күгең булса, алда сине көтеп торган үрең булса, өйдә балаларың, ирең булса – иң зур бәхет менә шул ул дөньяларда» – дип әйтәләр… Хәерле, сәламәт, бәхетле, пар канатлы булып, тарихыбызны, гореф-гадәтләрне онытмыйча, туган телебезне белеп, тыныч күк йөзле туган җиребездә яшәргә-эшләргә язсын!
​Зур итеп рәхмәт Кыйгы районы хакимият башлыгы Зөһрә Мәүлетбай кызы Гордиенкога, оештыручыларга, катнашучыларга!

​Бү чарада Башкортстан татарлары Башкарма комитеты рәисе урынбасары, Башкортстандагы «Татар кызы» проекты директоры Ахунова Зәлия Рәфис кызы жюри составында эшләде һәм Башкортстан татарлары Конгрессы исеменнән махсус бүләкләр дә тапшырды. Шулай ук урындагы татар Конгрессы җитәкчесе Заһиров Владик Сәяп улы һәм активистлары белән дә очрашты. Шунысы шатлыклы – Республикабызның бердән бер районы Кыйгыда гына – татар оешмаларының бар мөмкинчелекләре булган, җиһазландырылган офисы бар! (Ленин урамы 13 А) Бар оешмалар белән бердәм булып, тирә-якка үрнәк булып эшлиләр!