“Туган тел” 15нче тапкыр!

Халкыбызның буыннан буынга тапшырылып килә торган иң кыйммәтле мирасы бар. Ул – җыр! Менә шушы мирасны саклау һәм киләсе буынга тапшыру максатында Башкортстанда 1995 елдан башлап татар җыры башкаручыларының республика конкурсы үткәрелә. Яшь талантлар табу, җыр сәнгатен үзенең киләчәк һөнәре итеп сайлаган яшьләргә укырга керергә ярдәм итү, башкару осталыкларын камилләштерү кебек мәсьәләләрне дә чишәргә юнәлдерелгән чара бу.
Конкурсның тарихына килгәндә, аны “Азатлык” татар яшьләре берлеге башлап җибәргән иде. Ул вакытта аның җитәкчесе Заһир Хәкимов оештыру мәсьләләрен үз өстенә алды, моны ул әле дә дәвам итә. Әлбәттә, беренче бәйге бик авырлык белән үтте. Конкурсны үткәрүне Башкортстанның мәдәният министрлыгы, Республика халык иҗаты үзәге, Башкортстан татарлары конгрессы Башкарма комитеты күтәреп алгач, хәлләр күпкә җиңеләйде. Ә соңгы елларда Татарстан Мәдәният министрлыгының бәйгегә бүлгән грантлары, Бөтендөнья татар конгрессының, Дүртөйле районы хакимиятенең матди ярдәмнәре чараның күркәмлеген, дәрәҗәсен арттырды. Быел исә Башкортстан татарлары конгрессының әлеге конкурсны үткәрүгә багышланган проекты Башкортстан Республикасы Башлыгы грантлары һәм Татарстан Республикасы грантлары конкурсларында җиңеп чыкты. Бу конкурс программасына үзгәрешләр кертергә, аны тагын да югарырак дәрәҗәдә үткәрергә яңа мөмкинлекләр ачты.
Җыр бәйгесенә “Туган тел” исеме бирү, бәлки, кемгәдер сәер дә тоелгандыр. Әмма шуны онытмыйк – телебез булмаса, моңыбыз да булмый. Ә инде телсез, моңсыз халык милләт буларак яшәүдән дә туктый. Халык буларак яши әле ул, ә инде милләт буларак югалуга дучар була. Чөнки ул аралашу, аңлашу коралы гына түгел, ә аның белән кешегә милли тәрбия, милли яшәү рәвеше дә керә. Бу бер татар халкына гына кагылмый, барлык милләтләрнең дә яшәеш нигезен бары тик шушы компонентлар гына тәэмин итә.
Еллар үтү белән шунысы аңлашыла – “Туган тел” бәйгесенең шартларын башта ук төптән уйлап төзегәнбез. Шунлыктан, җырны башкаруга таләпләр бүгенге көндә дә үзгәрмичә яшәп килә.
Күп җирләрдә җыр конкурслары ел саен үткәрелә. Без ул юлны сайламадык. Чөнки, беренчедән, башкарыла торган җырларның репертуар әйләнеше бер ел эчендә генә үзгәреп өлгерми. Бу инде эстрада җырларына кагыла. Икенчедән, талантар да һәр ел саен туып тормый. Өченчедән, чираттагы бәйгегә әзерләнү өчен вакыт та күбрәк була. Шушы сәбәпләрне искә алып, конкурсны ике елга бер үткәрү иң отышлы вариант дигән фикергә тукталдык.
Конкурс ике турдан тора. Җырчы һәр турга икешәр әсәр әзерләргә тиеш. Репертуар кабатланмый һәм башкарган дүрт җырның икесе халык җыры булуы мотлак. Әгәр дә мондый шарт куймасак, халык җырлары онытылуга дучар булып, эстрада җырлары басып киткән булыр иде.
Билгеле, башкарыла торган җыр ул көйдән генә тормый. Җырның аның озатылышы (аккомпонемент), фонограммасы була. Әсәрнең эчтәлегенә карап, кием дә хәзерләргә кирәк. Җыр хәтта спектакль дәрәҗәсенә күтәрелсен өчен сәхнә бизәлешен, яктылык чараларын да исәпкә алырга кирәк. Һәр үткән конкурсның оештыру, иҗади эшләрендә катнашучы буларак, чагыштыра алам: җырны югары сәнгати дәрәҗәгә күтәргән компонентларга җырчыларның җитди карашы, башкару культурасы үскәннән үсә бара. Монда, башка бәйгеләрдән аермалы буларак, җыр бөтен бизәкләре белән дә чагылсын өчен югары зәвыклы фонограммаларга, әйбәт озатылышка номинацияләр булдыруыбыз да үз өлешен кертәдер. Болардан тыш, җырчылар репертуар мәсьәләсендә эзләнсеннәр өчен сирәк яңгырый торган җырлар башкаручыларны да билгеләп китәбез. Бу инде баштагы бәйгеләрдәге күзәтелгән бер үк җырларның еш кабатлануыннан арынырга ярдәм итә. Кайбер җырчылар үзләренең язган әсәрләрен дә ишеттерәләр. Аларның иң камилләренә бәһа бирәбез һәм махсус бүләкләр тапшырабыз. Әсәрне оригиналда башкару да мактауга лаек. С. Сәйдәшев, М. Мозаффаров, А. Ключарев, Р. Яхин кебек классик композиторларыбызның әсәрләрен алар язганча фортепиано озатылышында яңгырый башлады. Фонограммага баян, скрипка, флейта, саксофон кебек тере инструментлар кушылып уйнау да җырчыларның чыгышын бизи.
Бәйгенең жюри төркемендә бер үк кешеләр – дәрәҗәле сәнгать әһелләре эшләде. Хөкемдарлар арасында һәрвакыт Нәзифә Кадыйрова, Идрис Газиев, Фәдис Ганиев, Җәмил Әбделманов, Гали Алтынбаев, Айрат Халиков, Идрис Кәлимуллин, Фән Вәлиәхмәтов кебек маэстролар. Күп еллар бу “присяжный”ларның эшен моң алиһәсе булган Фәридә апа Кудашева җитәкләде. Жюри әгъзалары булган республикабызның менә шушы легендар җырчылары белән күзгә-күз аралашу, аларның киңәшләрен тату, бәһаларын алу бәйгедә катнашучылар өчен бәхетле мизгелләр булып тора.
Мин ышанам, “Туган тел” конкурсы нык гадел конкурс икәнен бер генә кеше дә инкарь итмәс. Бездә хәрәмләшү юк. Әйе, баштаракгомум карарга төзәтмәләр кертергә, кемнеңдер мәнфәгатьләрен алга чыгарырга тырышучылар булгалады. Әмма без андыйлардан тиз арындык. Әйбәт җырчыны артка калдырып, начаррак җырчыны уздырып, кеше күзенә карарга оялып йөрүче бер генә жюри әгъзасы юк бүгенге көндә.
“Туган тел” конкурсында кем нәрсәгә лаек, шуны ала. Мәсәлән, 2017 елда үткәрелгән бәйгедә Гран-При Татарстанның Актаныш районыннан килгән җырчы Лилия Хөсәеновага бирелүе моның ачык мисалы.
Конкурсның шартлары буенча, моңа кадәр җырчылар ярышка 16 яшьтән катнашалар иде. Быел 14 яшьлекләрне дә тыңларга карар иттек. Бер караганда, бу яшьтәге бала халык җырларының бөтен нечкәлекләрен ничек үзләштереп өлгерсен? Әмма нәтиҗәләр шатлыклы. Соңгы конкурсларда гына Татарстанның Ютазы районыннан Илназ Сәетов, Миякәдән Айгөл Әхмәтшина, Туймазы районыннан Ләйсән Хәсәншина, Чишмәдән Алия Карачурина кебек 16-17 яшьлек үсмерләр үзләренең халык моңын шактый тирән сеңдерүләре белән шатландырдылар. Һәр конкурста да жюри әгъзалары мондый талантлы яшьләргә җыр сәнгатенә укырга киңәш бирәләр, ә оештыручылар махсус уку йортларына юлламалар белән дә ярдәм итәләр.
“Туган тел”нең төрле еллардагы җиңүчеләре Руслан Садров (Туймазы районы), Светлана Матвеева (Бакалы районы), Гөлнара Тимерҗанова (Борай районы), Артур Шөгаепов (Нуриман районы), Линар Шәймөхәммәтов (Чакмагыш районы), Филүс Каһиров (Бүздәк районы), Ришат Төхвәтуллин (Туймазы районы), (Краснокама районы) профессионал сәхнәләрдә җырлыйлар.
Кайчандыр бу конкурсның җиңүчеләр баскычына күтәрелгән Айрат Халиков, Денис Арсланов, Руслан Зөлкәрнаев, Энҗе Әхмәтова, Илнур Газизов, Рөстәм Галиев, Эльмир Газизуллин үзаллы төркемнәр оештырып, халыкка татар моңын өләшеп йөриләр.
Дүртөйледә үткәрелә башлаганнан бирле төрле елларда әлеге бәйгедә Гран-прига Руслан Халиков (Балтач районы), Артур Шөгаепов (Нуриман районы), Рәдиф Зарипов (Уфа шәһәре), Эльвир Халиков (Бүздәк районы), Лилия Хөсәенова (Татарстан Республикасы), Линар Шәймөхәммәтов (Октябрьский шәһәре), Илнар Хисамов (Чувашия Республикасы) лаек булдылар.
Бәйгенең географиясе елдан-ел киңәя. Башкортстан Республикасы районнарыннан һəм шəһəрлəреннəн тыш, конкурста Татарстан, Марий-Эль, Мордовия, Чувашия республикалары, Пермь крае, Самара, Чиләбе, Омск, Томск өлкəлəре вəкиллəре дə катнаша. Соңгы конкурста хәтта Казахстан җырчыларын да тыңладык.
2011 елдан башлап конкурс Дөртөйледә үткәрелә. Беренчедән, башкалабыз болай да мәдәни чаралар белән тулы шәһәр. Икенчедән, Шәехзадә Бабич, Бәдрүш Мокамай, Наҗар Нәҗми, Зыя Мансур, Фидан Гафаров, Илсөяр Гыйзетдинова, Радик Диниәхмәтов, Вил Казыйханов кебек күренекле шәхесләре белән билгеле булган Дүртөйледә һәм аны уратып алган районнарда башлыча татар халкы яши бит әле. Әйтергә кирәк, Дүртөйледә бу чара бик тә югары дәрәҗәдә үтә. Конкурсның йомгаклау концертлары төрле креатив фикерләргә бай, сәнгати яктан бик зәвыклы оештырыла. Мондагы сәнгать белгечләре, иҗади көчләр теләсә нинди мәсьәләләрне дә тормышка ашырырга сәләтле.
Без – оештыручылар, конкурс үткәрү белән генә чикләнмибез. Әлбәттә, монысы да бик зур һәм җитди эш, шул ук вакытта бәйгедә катнашучыларның алдагы тормышы белән даими кызыксынып торабыз, аларны күз уңыннан ычкындырмыйбыз. Шунлыктан төрле елларда җиңү яулаучыларны җыеп, 2017 елда Татарстанда Кәрим Тинчурин театрында зур гала-концерт оештырдык. Һәм мондый чараларны киләчәктә дә дәвам итәргә, “Нур” татар дәүләт театрында үткәрергә ниятлибез.
Кайчандыр үзем башлаган эшнең шундый матур дәвамын күрү минем өчен бик тә шатлыклы.

“Туган тел” проектының авторы, композитор, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Алик Локманов.