Горурланырлык нәтиҗәләребез күп

Башкортстан татарлары конгрессы Башкарма комитеты идарәсенең киңәйтелгән утырышында катнашучылар башкарылган эшләр һәм эре проектлар турында фикер алышты һәм киләчәккә планнар билгеләде.

Утырыш Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге конференцзалында үткәрелде. Стәрлетамак, Салават, Мәләвез шәһәрләре, Туймазы, Шаран, Бүздәк районнарында яшәүче Идарә әгъзалары элемтәгә Zoom челтәре аша керде.
Бик җанлы аралашу булды бу көнне. Үзенә күрә еллык эшкә йомгак ясау һәм киләчәккә планнар билгеләү буларак оештырылды. Шул ук вакытта телебезне, мәдәниятебезне саклау, үстерү һәм киләсе буыннарга тапшыру максатын күз уңында тоткан яңа проектлар да тәкъдим ителде.
Сүзне җыелучылар дистә еллар дәвамында уңышлы тормышка ашырылып килгән эре проектлардан башладылар. Шуларның берсе – “Туган тел” татар җырын башкаручылар бәйгесе. Быел ул 15нче тапкыр үткәрелә һәм агымдагы юбилей чарасы Башкортстан Республикасы Башлыгы гранты һәм Татарстан Республикасы гранты ярдәмендә тормышка ашырыла.
Бөтендөнья татар конгрессының тагын бер эре һәм чагу проектларының берсе – “Татар кызы” матурлык бәйгесе. Быел ул урындагы фольклор коллективларны җәлеп итеп, бик күләмле итеп оештырылды. Киләчәктә сылу кызлар үзләре белән таныштыруны туган төякләренең билгеле һәм истәлекле урыннары, табигать һәйкәлләре, горурланыр шәхесләре белән бәйләп тәкъдим итсәләр, ул чарага яңа сулыш өстәп, әһәмиятен тагын да арттырып җибәрәчәк, дигән фикерләрен җиткерде утырышта катнашучылар.
Шаран районында үткәрелеп килгән “Шаран тургае” бәйгесе быел да зур бәйрәмгә әверелгән. Ни генә дисәң дә, хәзер инде ул район брендына әверелгән чара. Зәбир Зыязетдин улы билгеләвенчә, әлегә ул район күлмендә генә оештырылса, киләчәктә якын-тирә районнарда яшәүче яшь талантларны җәлеп итеп үткәрергә ниятлиләр.
Шулай ук тагын бер шатлыклы вакыйга белән уртклашты Башкортстан татарлары конгрессының Башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов - алдагы елда иҗтимагый оешма "Татар яшьләре көннәре"н үткәрүгә грант откан. Әлеге чарага әзерлек буенча Туймазы бүлекчәсе җитәкчесе Индира Латыйпова чыгыш ясады. Ике көн дәвам итәчәк чарага әзерлек чикләрендә Индира Әбүзәр кызы яшьләр арасында сорау алу үткәргән: кемнәрне чакырырга, нинди юнәлештә үткәрергә, спикерлар арасында кемнәрне күрергә телиләр... Бу бик дөрес, чөнки форумны кызыклы да, файдалы да үткәрү өчен яшьләрнең фикере, һичшиксез, исәпкә алынырга тиеш.
Стәрлетамакта да күләмле чаралар үткәрү планлаштырыла. “Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән...”, Ибраһимов укулары кебек даими чараларга тагын яңалары да өстәлгән. Бу хакта Илсур Мансуров җентекләп сөйләде, шулай ук күптән түгел генә Татарстанның Арча районында узган күләмле конференция - “Әлифба” авторы Сәләй Вәгыйзов истәлегенә багышланган I Республика Вәгыйзов укуларында катнашудан алган тәэссоратлары белән уртаклашты Илсур Сәлихҗан улы.
Декабрь башларында үткәреләчәк Дәрдемәнд укулары буенча да җентекле сөйләшү булды. Лилия Тәлгать кызы билгеләвенчә, әлегә нибары 8 видеоязма гына кабул ителгән. Бу уңайдан башка район һәм шәһәр бүлекчәләренең дә бу эшкә актив катнашуын сорады.
Бүздәк районыннан Ирина Ергизованың “Ир егетләр – тел сагында”, Уфа районының Авдон касабасыннан Альбина Якупованың “Өйрәт мине, дәү әни!” дигән проектлары күпләрдә зур кызыксыну тудырды.
Әлеге чарада Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин да катнашты. Үзенең чыгышында ул Башкортстан татарлары конгрессының бик күп проектлары Бөтендөнья татар конгрессының эш планына кертелүен билгеләде. Димәк, аларны тормышка ашыруда да ярдәм булачак.
Тарих, гореф-гадәтләр, мәдәният, мәгърифәт, дин, яшьләр темаларына кагылып, бик күп проектлар, башлангычларның гамәлгә ашырылуы һәм киләсе елга планнар турында сүз барды очрашуда.