Дүртөйле җыр-моңга күмелде

Әлеге вакытта Дүртөйле районында шаулап-гөрләп “Туган тел” татар җырын башкаручылар республика ачык бәйгесе җиңүчеләренең гала-концерты бара.
Татар телен, мəдəниятен саклап калу һəм үстерү эшендə югары биеклеклəргə ирешкән һəм халык арасында бик тиз популярлашып киткән “Туган тел” конкурсы турында бүген белмәгән-ишетмәгән кеше юктыр. Еллар үтү белән ул, чын-чынлап, татар җыры бәйрәменә әверелде. Татар җыры башкаручылары бәйгесе быел республикабызда 15нче тапкыр үткәрелә һәм, шуны да билгеләп үтәргә кирәк, агымдагы юбилей чарасы Башкортстан Республикасы Башлыгы гранты ярдәмендә тормышка ашырыла.
Агымдагы елда бәйгедә катнашу өчен 60тан артык заявка кабул ителгән. Башка еллардан аермалы буларак, быел яңа номинация кертелгән: хәзер биредә 12 кешегә кадәрле вокаль ансамбльләр дә катнаша. Шулай, ике көн дәвам иткән бәйгедә 31 үзешчән, 19 профессиональ артист һәм 12 вокаль коллектив чыгыш ясады.
Бәйгенең географиясе дә елдан-ел киңәя. Быел да биредә республикабызның төрле район һәм шәһәрләреннән тыш, Русиянең төрле төбәкләреннән конкурсантлар җыелды. Аларның чыгышларын Башкортстан Республикасының халык һәм Русия Федерациясенең атказанган артисткасы Нәзифә Кадыйрова, Башкортстан Республикасының халык артисты Гали Алтынбәков, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Римма Садыйкова, Башкортстан Республикасының халык артисткасы Гөлназ Мөхәммәдиева, җырчы, композитор, “Туган тел” бәйгесенең Гран-При иясе Рәдиф Зарипов, Республика халык иҗаты үзәге баш белгече Наталья Кондакова һәм махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан Башкортстанның атказанган артисты Радик Диниәхмәтов составындагы мәртәбәле жюри бәһалый.
2011 елдан “Туган тел” бәйгесе Дүртөйле шәһәрендә үткәрелә һәм әлеге төбәкнең бренд чарасына әверелде. Аның җыр сәнгате өлкәсендә үз урыны һәм дәрәҗәсе бар. Моны чараны ачып, Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов һәм Башкортстан Республикасының мәдәният министры урынбасары Илдар Мухьянов та билгеләп үттеләр һәм “Туган тел” бәйгесенең яңа исемнәр ачу, яшь талантларны барлау һәм аларга зур сәхнәгә юллама бирүдән тыш, төрле төбәкләрдә яшәүче миләттәшләрне берләштерү, күпмилләтле республикабызда халыклар дуслыгын ныгытуга да зур өлеш кертүен билгеләделәр.
Әлеге чара Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Республика халык иҗаты үзәге, Башкортстан татарлары конгрессы, Дүртөйле районы хакимияте тарафыннан Башкортстан Республикасы милли-мәдәни автономиясе һәм Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән үткәрелә.