Җыр-моң бәйгесе яңа йолдызлар кабызды

11-12 ноябрьдә Дүртөйле шәһәрендә шаулап-гөрләп XV “Туган тел” татар җыры республика бәйгесе узуы турында язып үткән идек инде. Мәдәни чарага Башкортстаныбызның төрле район-шәһәрләреннән, ут күршебез Татарстан Республикасыннан һәм илебезнең төрле төбәкләреннән дистәләгән үзешчән һәм профессионал җырчылар, шулай ук вокал ансамбльләр җыелды. Гала-концертта җиңүчеләрне төрле номинацияләрдә бүләкләп үттеләр.
“Туган тел” конкурсын ачу тантанасында, җырчыларны сәламләп, Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов һәм Башкортстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Илнур Мөхиянов аларның һәркайсысына уңышлар юлдаш булуын теләде һәм чараның артистлар өчен сәхнә осталыгын үстерү юлында тагын бер зур баскычка әверелүен билгеләде. Быел бу чара Башкортстан Республикасы Башлыгы гранты ярдәме белән тормышка ашырылды.
Үзешчән һәм профессионал артистларның чыгышларын Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе солисткасы, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе иясе, Халыклар дуслыгы ордены кавалеры, Татарстанның атказанган, БАССРның халык, Русия Федерациясенең атказанган артисткасы Нәзифә Кадыйроварәислегендәге жюри әгъзалары бәһалады. Хөкемдарлар арасында махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан Башкорстанның атказанган артисты, җырчы, музыкант Радик Динәхмәтовның да булуы чарага аерым бер мәртәбә, мәгънә өстәде.
Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Башкортстан татарлары конгрессы Башкарма комитеты Идарәсе рәисе Заһир Хәкимов 2011 елдан бирле кунакчыл Дүртөйле җирендә оештырылучы, хәзер инде Дүртөйленең бренлды чарасына әверелгән иҗади бәйгене татар дөньясындагы матур, әһәмиятле вакыйга дип билгеләде.
Конкурсның беренче көнендә башкаручылар хөкемдарлар һәм тамашачы игътибарына икешәр әсәр тәкъдим итте: бәйге шартларына ярашлы, аларның берсе мотлак борынгы татар халык җыры, икенчесе татар яки башкорт композиторы тарафыннан иҗат ителгән булырга тиеш иде. Башкаручыга сәхнәгә үз иҗат җимеше белән чыгу хокугы да бирелде.
Зур сәхнәдә беренче адымнарын ясаучы җырчылар күренекле сәнгать әһелләреннән файдалы киңәшләр дә ишетте. Хөкемдарлар ассызыклавынча, җырчы тамашачы күңеленә керим дисә, һәр әсәрне үз йөрәге аша үткәреп башкарырга омтылырга бурычлы.
Икенче турда да конкурсантлар икешәр әсәр башкарды. Ә җиңүчеләрнең исемнәре Гала-концертта игълан ителде.
Шулай итеп, һөнәри башкаручылар арасында I дәрәҗә лауреат исемен Диана Каһирова (Октябрьский шәһәре) яулады. II дәрәҗә лауреат - Динис Нуртдинов (Туймазы районы). III дәрәҗә лауреат исемен Рәмилә Габдрахманова (Бакалы районы) алды. I дәрәҗә дипломант мәртәбәсенә Альберт Сәгыйтов (Туймазы районы) иреште. II дәрәҗә дипломант - Арина Массальская (Уфа шәһәре). III дәрәҗә дипломант – Эльвина Зәйнетдинова (Октябрьский шәһәре).
Бәйгечеләр: Уфадан Кристина Исаченко -“Татар җырына сөю» номинациясендә, Яңавылдан Айдар Әхияров -«Милли җыр сәнгатенә тугрылык өчен», Уфадан Зөлмир Закиров - «Өмет», Уфадан Марсель Нурисламов «Дебют» кебек төрле номинацияләрдә дә бүләкләнде.
Үзешчән башкаручылар арасында Дүртөйле шәһәреннән Лилия Сәрвәрова I дәрәҗә лауреат исемен алды. II дәрәҗә лауреат – Зианчура районыннан Әлфия Мырзабаева. III дәрәҗә лаурает – Туймазы районыннан Рәмзил Кашапов.
Үзешчәннәр арасында җыр бәйгесенең I дәрәҗә дипломын Илеш районы егете Тимур Сәфиуллин яулады. II дәрәҗә диплом – Татарстанның Актаныш районы сылуы Назлыгөл Сираевада. III дәрәҗә диплом Дүртөйле егете Динар Газизовта.
Дүртөйледән Эльза Әхмәдиева -«Милли рух», Чишмә районыннан Айгөл Газиева - «Халык җырына сөю», Борай районыннан Альбина Габделхакова -«Классик әсәрне яхшы башкарган өчен», Уфадан Гөлназ Кашапова - «Профессионализм өчен», Илештән Галия Шәрипова - «Камиллеккә омтылыш өчен», Аскын районыннан Марина Накарякова - «Заман композиторы әсәрен яхшы башкарган өчен», Яңавылдан Айсылу Дускаева«Эстрада җырын якшы башкарган өчен» номинацияләрендә бүләкләнде. Ә менә “Өмет” номинациясендә иң яшь башкаручылар: Туймазы районыннан Илгизәр Хәсәнов һәм Камилла Латыйпова, Авыргазыдан Физәлия Кәлимуллина, Нефтекама шәһәреннән Ринара Рәкыйпова билгеләнде.
Вокаль төркемнәрдән I дәрәҗә лауреат исемен Бакалының “Моң” халык җыр ансамбле алды. II дәрәҗә лауреат – Татарстанның Ютазы районыннан “Кичке җыр” җыр һәм бию халык ансамбле. Шушы дәрәҗәдәге үк лауреат исеме Туймазының «Җидегән йолдыз» татар халык җыр ансамбленә дә бирелде. III дәрәҗә лауреат исемен исә өч төркем бүлеште: Салават шәһәреннән “Былбыллар” башкорт халык ансамбле, Чишмә районыннан “Ләйсән” халык вокаль ансамбле һәм Миякәдән «Алтынай» триосы. Бәйгенең дипломнары белән Регина һәм Венер Әхмәровлар дуэты (Стәрлебаш районы), “Назлы гөл” вокаль ансамбле (Дүртөйле районы), «Сандугач» ансамбле (Иглин районы), “Сандугач” халык ансамбле (Илеш районы), “Тамчы гөл” ансамбле (Дүртөйле), “Төнбоек” ансамбле (Мишкә районы) билгеләнде.
«Туган тел” бәйгесенең иң зур бүләге – Гран-прига Ярмәкәй районы егете Айдар Шәфыйгуллин лаек булды.
Гала-концертта, бәйге җиңүчеләре белән беррәттән, сәхнә йолдызлары Нәзифә Кадыйрова, Радик Динәхмәтов, Рәдиф Зарипов, Гөлназ Мөхәммәдиева да чыгыш ясады. Пәрдәләр төшәр алдыннан, традиция буенча бөтен зал аягүрә басып, Габдулла Тукайның “Туган тел” җырын башкарды.
https://грантыглавы102.рф/?filter_type=5
Миләүшә Латыйпова.
Фото: https://vk.com/album532529901_299399469