Зифа Нагаева – Авыргазы районының шәрәфле шәхесе

Авыргазы район муниципаль районы Советы утырышының махсус карары белән җырчы, композитор, шагыйрә, автор-башкаручы, радио һәм телевидение алып баручысы Зифа Нагаевага "Авыргазы районының шәрәфле шәхесе" дигән мактаулы исеме бирелде.
Зифа Нагаева - Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Галимҗан Ибраһимов исемендәге премия лауреаты. 500дән артык җыр авторы.
Зифа Нагаева 1956 елның 1 мартында Авыргазы районының Иске Итекәй авылында туа. Гомәр авылы башлангыч мәктәбенең 4 сыйныфын, Яңа Юлдаш сигезьеллык мәктәбен тәмамлый. Кечкенәдән үк музыка белән мавыга: гармунда уйный, җырлый. 1975 елда Уфа музыка-педагогия училищесын тәмамлый һәм туган районына кайта. Талбазының 1 нче мәктәбендә музыка укытучысы булып эшли. Б.Гайсин исемендәге Талбазы балалар музыка мәктәбе директоры буларак, 1988-1991 елларда балалар үзешчән иҗаты үсешенә зур өлеш кертә. Музыкант һәм оештыручы таланты аңа фикердәшләрдән иҗади коллектив төзергә булышлык итә, ә ул,үз чиратында, укучыларга яхшы музыкаль грамотага ия булудан тыш, алга таба һөнәр сайларга ярдәм итә.
Зифа Нагаева тарафыннан район үзәге оешмалары һәм учреждениеләре хезмәткәрләре базасында төзелгән вокаль коллективлар берничә тапкыр Баашкортстан телевидениесендә чыгыш ясый һәм төрле республика конкурсларында уңышларга ирешә. Авыргазытатар халык театрында төп рольләрне уйный. Берничә ел рәттән "Театраль яз" фестивале лауреаты була.
1991 елда Башкорт дәүләт педагогия институтының психология факультетын тәмамлый. Шул ук елда Уфага күчеп китә. 84 нче һәм 107 нче мәктәпләрдә балаларга музыка дәресләре укыта. «Синтезспирт» заводы Мәдәният сараенда татар фольклор ансамблен җитәкли, урындагы радиостанциядә тапшырулар алып бара. 1996-2013 елларда “Башкортостан” радиосында эшли, “Юлдаш” иҗат берләшмәсенең программаларын алып бара.
2005 ел аның өчен аеруча уңышлы була, Зифа Нагаева күпсанлы тыңлаучыларны кызыксындырган радиотапшырулар циклын чыгара. "Югалту-табышларым" социаль проекты, «Пәрдә ябылгач» дигән авторлык тапшырулары, йолдызлар тормышына багышланган «Бер вакыт шулай...” дигән авторлык тапшырулары зур популярлык казана.
Зифа Нагаева бүген дә тамашачыларны үзенең иҗаты белән сөендерүен дәвам итә.
Зифа Вәли кызын мактаулы исем бирелүе белән ихлас күңелдән котлыйбыз һәм халкыбызның җыр иҗатын үстерү буенча илһамлы хезмәтендә уңышлар, гаиләсенә иминлек, сәламәтлек телибез!