“Ак калфак”лар киңәш корды

Бер очрашу – үзе бер гомер, дип юкка гына әйтмиләр. Башкортстан Республикасында Люция Вафина җитәкчелегендә уңышлы эшләп килүче “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының төрле район һәм шәһәрләрдәге бүлекчәләре җитәкчеләре һәм актив әгъзалары катнашлыгындагы җыелышы да күңелле мизгелләр, истәлекле хатирәләр белән үрелеп, башкарылган эшләр белән горурлану хисе тудырып, киләчәктә дә шулай бердәм булып, милләтебез хакына яңадан-яңа проектларны тормышка ашырырлык көч-дәрт өстәде.
Ел нәтиҗәләре буенча йомгаклау җыелышында сүз тормышка ашырылган проектлар, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау һәм киләсе буыннарга тапшыру буенча фикер алышу узды. Әлбәттә, һәрбер эшне изге дога белән башлау хәерле. Бу юлы да Люция Ябир кызы тәүге сүзне Нефтекама шәһәре бүлекчәсе җитәкчесе Светлана Вәлиевага бирде.
Сүзен дәвам итеп, Люция Ябир кызы агымдагы елда тормышка ашырылган бихисап проектларны телгә алды һәм аларны оештыручыларга чиксез рәхмәтләрен җиткерде. Саный китсәң, чынлап та, иҗимагый оешма тарафыннан бик күп чаралар үткәрелде, аларның һәрберсе телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау, үстерү ягыннан зур әһәмияткә ия. Шулай, киң танылу алган һәм төбәкара дәрәҗәгә чыккан “Җырлык әле!” фестивале быел 6нчы тапкыр үткәрелеп, Башкортстаныбыздан гына түгел, чит төбәкләрдән катнашучыларны да бер мәйданга – “Бабай утары”на җыйды. Анда җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр белән билгеләнде, ә Гран-При ияләре – Чишмә районының “Җидегән чишмә” татар фольклор ансамбле Бөтендөнья татар конгрессыннан барлык коллективка милли киемнәр тектерү өчен сертификат белән бүләкләнде.
Бишбүләк районында беренче тапкыр зурлап оештырылган “Печән өсте” бәйрәме, Бакалыда – төзекләндерелгән Байгыл чишмәсе янында күркәм йолаларыбызны күрсәтү анда катнашучыларда уңай тәэссоратлар калдырды. Илештә узган “Каз өмәсе”ндә, Бәләбәйдәге “Без – Тукайлы халык”, Ярмәкәйдәге “Юа бәйрәме”, Кырмыскалы районының Кабак авылында үткән “Калфак туе” кебек чараларда балаларның катнашуы зур әһәмияткә ия булды һәм һәр төбәкнең талантлы шәхесләргә бай булуы күрсәтте.
Люция Вафина аерым рәхмәтләрен Гөлфия Сәрварова җитәкчелегендәге Чишмә районы бүлекчәсенә җиткерде. Чөнки нинди генә яңа башлангыч булмасын, аларның барысы да нәкъ шунда тормышка ашырыла һәм башка якларга да тарала. Әйткәдәй, “Каз өмәсе” дә берничә ел элек биредә бик зурлап, күпсанлы кунаклар катнашлыгында үткәрелгән иде. Агымдагы ел да алар өчен бик уңышлы булды: туган телне балаларга кече яшьтән сеңдерергә кирәк дигән максат белән биредә беренче тапкыр “Татар кызчыгы, татар малае” бәйгесе үтеп, бирегә республикабызның төрле район-шәһәрләрендәге балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре җыелды һәм сәләтләрен күрсәтте. Гармун бәйрәмен дә югары дәрәҗәдә оештырдылар. Ә инде бүлекчәнең тагын бер зур уңышы – “Сәхнә дуслары” татар театр коллективының Уфа “Нур” татар дәүләт театры сәхнәсендә чыгыш ясавы булды. Биредә дә алар сынатмадылар – “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклен карарга тамашачылар за тутырып килде.
Җыелышка килгән “Ак калфак” бүлекчәләре җитәкчеләренең һәммәсе башкарылган эшләре, эре проектлары турында сөйләделәр, үзләренең тәҗрибәләре белән ураклаштылар.
Светлана Васикова җитәкчелегендәге Дүртөйле районы бүлекчәсе дә активлыгы белән аерылып тора, үзләрендә дә бик күп чаралар үткәреләр, шулай ук башка бүлекчәләрнең проектларында да даими катнашалар. “Ак калфак” оешмасына алар 2019 елда кушыла, ә инде алдагы елда “Әллүки” ансамбле “Җырлыйк” әле конкурс-фестиваленең төп бүләгенә ия була. Әйткәндәй, Светлана Фәүзи кызы җитәкчелек иткән бу ансамбльгә алдагы елда 30 ел тула. Әлеге вакытта истәлекле датаны билгеләүгә әзерлек эшләре башлаганнар.
Борай районының Йомакай авылы бүлекчәсе җитәкчесе Альбина Нафикованың проекты да бик мавыктыргыч булудан тыш, борынгы кәсепләрне тергезү һәм балаларыбызны тарихыбыз белән таныштыру ягыннан зур әһәмияткә ия. Әнисенең: “Җырлый-җырлый җиттен талкый идек” дигән сүзләре хәтерендә уелып кала һәм ул аның сөйләгәннәре, шулай ук Интернет аша җитен эшкәртергә өйрәнә. Хәзер инде эшчәнлекләре киңәйгән: җитенне үз бакчаларында үстереп, аны тулысынча үзләре эшкәртә. Борай районы үзәгендә Альбина Нафикованың “Җитеннән башлап, күлмәккә кадәр” дигән шәхси этнокүргәзмәсе эшли. Бирегә балалар да еш килә һәм халкыбызның борынгы кәсепләренең берсе белән якыннан таныша.
- “Ак калфак” – милләтебезнең киләчәге хакына бик күп изге эшләр башкарган оешмаларның берсе. Заман бервакытта да җиңел булмады. Без бүген дә гади булмаган шартларда яшибез. Ничек кенә булмасын, тормыш дәвам итә. “Ак калфак”лар да үз урынын тотып, күпкырлы эшчәнлек алып бара, милләтебез, халкыбыз хакына изге эшләр башкара, - диде чарада катнашучы Туймазы районының шәрәфле шәхесе Әдүнис Фәйзуллин.
Чынлап та, иҗтимагый оешма әгъзалары телебезне, мәдәниятебезне саклау һәм үстерү юнәлешендәге эшчәнлегеннән тыш, бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләргә ярдәм йөзеннән оештырылган бихисап акцияләргә дә актив кушылалар һәм үзләре дә мондый чараларны оештыралар. Әйткәндәй, Чишмә районы бүлекчәсе әгъзалары мәдәният йортына җыелышып, москит челтәрләрен үрү эшен республикада тәүгеләрдән булып башлап җибәрде, аларның тәҗрибәсен өйрәнү өчен биредә зур семинар оештырылды. Бу эшкә “Ак калфак”ның барлык бүлекчәләләре дә актив кушылды. Боларны исә алар ватсап мессенджерындагы үз чатларында чагылдырыла бара. Чыгыш ясаучылар билгеләвенчә, шушы изге эшләргә сокланып, башкалар да шундый ярдәм акцияләре, төрле чаралар оештыралар. Бу чат аралашу, фикер алышу, уй-ниятләр һәм башкарылган эшләр турында сөйләү, тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы булып тора.
Ә аннары чара тагын бер дулкынландыргыч мизгел – бүләкләү тантанасы белән дәвам итте. Агымдагы елда “Бабай утары” ачык һава астындагы этнографик музей биләмәсендә узган “Җырлыйк әле” фестивале чикләрендә оештырылган “Гүзәлләр тудырган гүзәллек” бәйгесендә җиңүче Әнисә Хакова бүләкләнде. Шунда ук “Ак калфак”ның чараларын музыкаль яктан биәзүче музыкант Роберт Кадыйровка Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Иң зур рәхмәт сүзләре бу көнне Люция Ябир кызы исеменә яңгырады. Башкортстанның байтак район-шәһәрләрендәге “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының бүлекчәләрен ачуда, эшчәнлекләрен алып баруда зур ярдәм күрсәтәүдән тыш, аналарча сабырлыгы, хәстәрлеге белән дә бүлекчә әгъзаларының олы ихтирамын яулаган шәхес – милләтебез анасы ул. Җыелышта чыгыш ясаучылар да моны ассызыклап, җитәкчегә олы рәхмәтләрен җиткерде.
Чыгышлар башкарылган эшләргә исәп-хисап тоту белән генә чикләнмәде, моңлы җырлар, йөрәккә үтеп керерлек шигырьләр белән үрелеп барды. Алар исә милләтпәрвәр хатын-кызларыбызның һәр эшкә дә оста, маһир, олы йөрәкле, киң күңелле талант ияләре тупланган тату олы гаилә икәнлеген күрсәтте.
– Бүген бу җыелышка урыннарда күз буяу өчен түгел, ә чын мәгънәсендә зур эш алып барган оешмаларның җитәкчеләре генә чакырылды. Һәркайсыгызның үз эшен җиренә җиткереп, дөрес итеп башкаруы – туган телебезнең, гореф-гадәтләребезнең яшәешенә азмы-күпме өлеш кертү дигән сүз. Сезнең барыгызга да рәхмәт, арытаба да бергә булып, халкыбызга хезмәт итик. Җирдә тынычлык урнашсын, балаларыбызның киләчәге бәхетле булсын, – дип җыелышка йомгак ясады Люция Ябир кызы һәм киләчәккә бурычлар билгеләде.
Сөйләшеп сүзләр бетмәгән җылы очрашу бергә истәлеккә фотога төшү һәм, әлбәттә, бергәләп татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.
Ә кичен җыелышта катнашучылар бергәләшеп “Җылак” татар фильмын карау өчен Уфа “Нур” татар дәүләт театрына ашыкты. Фильмның режиссеры Алмаз Нургалиев, төп рольне башкарган “Нур“ театры актеры Айнур Баянов белән очрашу һәркемнең күелендә онытылмас тәэссоратлар калдырды.
Балаларга әхлак тәрбиясе бирү, туган телебезне, динебезне, халкыбызның күркәм гореф-гадәтләрен саклауны максат итеп эшләгән аккалфаклыларга очрашу тагын да янып эшләү өчен рух күтәренкелеге, көч-дәрт өстәде.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА.