Татар теле укытучылары киңәш корды

Укытучылар һәм остазлар елы чикләрендә Кырмыскалы районының Иске Шәрәй төп гомум белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Укучыларның интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерү юллары” темасы буенча семинары узды.
Иске Шәрәй мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Регина Мөлекова үткәргән чарада районның мәгариф бүлеге методисты Нәргизә Закирова һәм туган тел укытучылары катнашты. Нәргизә Булат кызы билгеләвенчә, бүгенге көндә татар теле районның 7 мәктәбендә укытыла.
Семинарда катнашучылар өчен, тәү чиратта, урындагы мәктәп буенча экскурсия үткәрделәр. Иске Шәрәй авылындагы мәктәпкә нигез 1938 елда салына. 1990 елда әлеге яңа бина төзелә. Хәзерге вакытта биредә нибары 48 бала белем ала. Балалар саны кимү сәбәпле, 2010 елда ул төп гомум белем бирү мәктәбе булып кала, ә инде 2012 елдан Прибельский урта мәктәбе филиалы буларак эшчәнлеген алып бара. Аңа тәҗрибәле укытучы Ләйсән Моталлапова җитәкчелек итә.
Мәктәп зур, якты һәм иркен. Кызганычка каршы, елдан-ел балалар саны гына кими. Узган елда бинаның бер өлешендә, барлык таләпләргә туры китереп төзекләндергәннән соң, балалар бакчасы ачтылар. Авылның фельдшерлык пункты да биредә урнашкан. Ничек кенә булмасын, балаларга белем һәм тәрбия бирү өчен барлык шартлар да бар. Уку кабинетлары барлык таләпләр буенча җиһазландырылган, коридор буйлап үткәндә дә мәктәп тарихы, аның бүгенге тормышы белән якыннан танышырга мөмкин. Кечкенә милли почмак та үзенә җәлеп итә. Регина Ринат кызы билгеләвенчә, чигелгән мендәр, тастымал-сөлге, өстәл һәм урын япмалары кекбек борынгы кул эшләрен авылның хезмәт ветераны Фәния апа Фәйрушина мәктәпкә бүләк итеп биргән.
Укучыларның төрле конкурсларда, олимпиадаларда катнашып, лаеклы урын алулары да белем сыйфатының яхшы дәрәҗәдә булуын күрсәтә. Шулай, соңгы ике елда гына татар теле һәм әдәбияты буенча яхшы күрсәткечләрне күреп, сокланмый мөмкин түгел. Шулай, Расих Ханнановның тормыш һәм иҗат юлына багышланган иншалар конкурсында Диана Мөлекова 1нче урынга лаек булган. Шул ук елда “Хәзинә” коллективы “Театр иҗаты” халыкара конкурс-фестивалендә “Каз өмәсе”н тәкъдим итеп, I дәрәҗә лауреат исемен алган. Узган ел да татар теле буенча төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларның район этабында укучылар лаеклы чыгыш ясаган. Агымдагы елда “Тукай моңнары”, “Тере классика” кебек конкурсларда катнашып, 7нче сыйныф укучысы Гөлгаз Мөлекова җиңү яулаган.
8нче сыйныфта узган ачык дәрес тә бик матур үтте. Аңа нәтиҗә ясау максатыннан түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды. Ачык дәресне үткәргән Регина Ринат кызына мактау сүзләре дә, теләк-тәкъдимнәр дә яңгырады. Әлбәттә, укытучылар бергә җыелгач, мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбиятын укыту буенча байтак проблемаларны да күтәрделәр, үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, киңәшләштеләр.
Сыйныфтан тыш чарага якташыбыз – чирек гасыр дәвамында күрше Иске Акташ авылының башлангыч мәктәбендә эшләүче Гүзәлия Гыйззәтуллина чакырылды. Күрше авылдагы мәктәп ябылганнан соң Гүзәлия Нәгыймҗан кызы Сахай урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен алып барды. Бүген мәгариф ветераны Әлшәй районында яши һәм мәдәният өлкәсендә хезмәт сала. Ләкин туган авылы, урындагы мәктәп белән бәйләнешне өзми. Туган ягында узган барлык чараларда актив катнаша ул. Гүзәлия Гыйззәтулина күпләргә шагыйрә буларак та яхшы таныш. Күчтәнәчкә ул үзенең балалар өчен язылган иҗат җимешләрен алып килгән иде. Шул ук вакытта ул – кул эшләре остасы да. Әлеге чарага да ул үзенең төрле техникада башкарылган картиналар, уенчыклар, милли бизәнгечләр алып килеп, осталык дәресе дә күрсәтте. Аның кул эшләре балаларда зур кызыксыну уятты. Шуңа кызлар һәм егетләр бер-бер артлы сораулар яудырып торды.
Чараның алдагы өлеше тамаша залында дәвам итте. Мәктәп мөдире Ләйсән Моталлапова кунакларны сәламләп, мәктәпнең үткәне һәм бүгенгесе белән таныштыды, шушы мәктәпне тәмамлаган абруйлы кешеләр турында сөйләде һәм укучыларның һәм укытучыларның казанышларын әйтеп узды.
Кунакларга мәктәп укучылары җырлы-моңлы күчтәнәчләрен дә әзерләгән иде. Мәктәптә балалар саны аз булуга карамастан, биредә мәдәни тормыш гөр килеп тора. Район күләмендә узган чараларда да мәктәп укучылары үзләренең нәсыйхәтчеләре белән даими катнаша. Менә бу көнне дә үзләренең сәләтләрен күрсәтеп, көчле алкышлар белән бүләкләнделәр.
Чарага йомгак ясап, шуны әйтергә була: татар теле укытучылары, шушы семинарга килгәннәренә сөенеп, хезмәттәшләре Регина Ринат кызынның эшчәнлегенә сокланып, эшендә яңадан уңышлар теләп, татар теленең иң мөкатдәс, иң кирәкле икәненә инанып, әдәби үрләргә омтылып эшләрбез, балаларга туган телнең кирәклеген исбатларбыз, дигән өметләр белән таралышты.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА.