“Төмәнәк моңнары”на рәхим итегез!

Башкортстан Республикасының “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җырчы, композитор, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган артисты Фәнир Галимовның иҗатына багышланган “Төмәнәк моңнары” исемле конкурс игълан итә.
Фәнир Галимовның җырларын башкаручылар арасындагы ачык төбәкара конкурс туган телебезне, милли мәдәниятебезнең гасырлар буена дәвам итеп килгән йолаларын саклау һәм үстерү максатын күз уңында тота һәм үзешчән талантларны ачыклау һәм аларның башкару осталыгын камилләштерү, үсеп килүче буынны үзешчән иҗатның иң яхшы үрнәкләрендә тәрбияләү, үзешчән җырчыларны эзләп табу, ярдәм итү һәм иҗади мөмкинлекләрен арттыру бурычларын куя.
“Төмәнәк моңнары”ның беренче туры агымдагы елның 1 декабрендә башланып, 2024 елның 20 гыйнварына кадәр онлайн форматта үткәрелә. Финалга чыгучылар 23 февральдә Уфа шәһәр мәдәният сараенда узачак гала-концертка чакырыла.
Конкурста катнашучылар аерым һәм коллектив (8 кешедән артык булмаган ансамбль) башкару кебек ике номинациядә билгеләнәчәк.
Конкурс шартлары буенча, анда катнашучылар Фәнир Галимовның ике җырын башкарырга тиеш. Конкурсантларның чыгышларын билгеле сәхнә артистлары һәм танылган композиторлар бәһаләячәк.
Конкурс нәтиҗәләре буенча һәр номинациядә Гран-При һәм 1,2,3нче урын алучыларга диплормнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Шулай ук җырны баян ярдәмендә башкаручылар аерым бүләкләнәчәк.
Конкурста катнашучылар турында мәгълүмат, фото һәм видео материаллар түбәндәге электрон почтага җибәрергә: Lucia.v@bk.ru. Белешмәләр өчен телефон: 8-987-1000-200.
“Төмәнәк моңнары”нда көтеп калабыз, дуслар!
Белешмә өчен. Туймазы районының Төмәнәк авылында туып-үскән Фәнир Галимов композитор, җырчы, шагыйрь буларак республикадан читтә дә киң билгеле. Ул 150дән артык җыр, шулай ук берничә поэтик һәм музыкаль җыентыклардан тыш, Яшәүләрем – җыр минем”, “Синеке бит без, Төмәнәккәем!”, “Кемнәр соң без, Төмәнәк бабай?” китаплары авторы. Иҗатын ул төп эше белән бергә алып бара.
Фәнир Гыйльметдин улы – республика торак пунктларын, Русия төбәкләрен электрлаштыру белән шөгыльләнүче “Ильфа” җәмгыятен җитәкли. Бу өлкәдә егерме елдан артык уңышлы эшләп килүче, даими партнерларының ныклы ышанычын яулаган предприятие җитәкчесе Русиянең мактаулы энергетигы исемен йөртә.
Төмәнәк авылындагы таралып барган “Йолдыз” колхозын тергезү, анда архитектура үрнәге булырлык мәчет төзеп кую, “Төмәнәк” татар иҗтимагый таихи-мәдәни үзәген, “Бабай утары” этнографик-туристик музей комплексын булдыру, анда таланты балалар өчен “Сәләт” лагере оештыру, “Җырлыйк әле!” республика татар фольклор ансамбльләренең традицион конкурс-фестивальләрен, сабантуйлар үткәрү, китаплар бастыру, гәзит-журналларга яздыру кебек бихисап изге эшләрнең башында Фәнир Галимов тора.
Туймазының патриоты, аның шәрәфле шәхесе ФәнирГалимовның исеме төбәк тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Аның республика, татар дөньясында гына түгел, ил күләмендә дә танылып, Бөтенрусия татар авыллары ассоциациясенең җитәкчесе булып китүе дә табигый күренеш булды.
Шулай ук, ул – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган артисты, Туймазы шәһәренең шәрәфле шәхесе.
Коллаж: Назгөл Ямалетдинова.