“Театр көзе” үз җимешләрен бирде

Чакмагыш районы Республикабызның театр сәнгатенә дә күренекле шәхесләр бүләк иткән төбәк буларак билгеле. Шушы якларда туып-үскән Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Илһам Вәлиев, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәиз Вахитов, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөһрә Әминева, Башкортстанның атказанган артистлары Рива Исхакова, Чулпан Раянова, Айнур Баянов, Айгөл Габдуллина, Гөлназ Биктимероваларның исемнәре милләттәшләребезгә яхшы таныш.
Чакмагыш якларында, чыннан да, сәхнәгә гашыйк халык яши, шуңа күрә дә елдан-ел биредә “Театр көзе” район фестивале узу бигрәк тә табигый.
Авыл биләмәләренең иҗат коллективлары бер ай дәвамында якташлары һәм жюри әгъзалары хөкеменә татар, башкорт драматургларының пьесаларын сәхнәләштереп, тәкъдим итте. Һәрберсенең чыгышлары тамашачылар тарафыннан көчле алкышларга күмелеп торды.
Бәйге булгач, аның җиңүчеләре дә билгеләнү зарури. Нәтиҗәдә, Иске Калмаш авыл биләмәсенең үзешчән артистлары Татарстанның халык язучысы Зөлфәт Хәкимнең “Тыкрыкта булды бу хәл” комедиясен сәхнәләштереп, беренче урынны яулады.
Бүләкләү тантанасыннан Башкортстан татарлары конгрессы һәм аның җитәкчесе, якташыбыз, БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Заһир Әхсән улы Хәкимов та читтә калмады, аның исеменнән милли иҗтимагый оешманың Рәхмәт хатларын Чакмагыш районындагы бүлекчә әгъзасы Алсу Радик кызы Гәрәева тапшырды. Татар халкының телен, мәдәниятын үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләре, үзешчән сәнгать өлкәсендә күпьеллык фидакарь хезмәтләре өчен Зәбирә Камил кызы Сәлимова (Тукай авылы), Әнгам Әнвәр улы Әхмәтов (Урта Каръяуды), Роза Мәгалим кызы Габделисламова (Үрнәк), Урал Ямигънур улы Шәяхмәтов (Яңа Коты), Светлана Вил кызы Латыйпова (Калмашбаш), Рамил Рәфил улы Булатов (Иске Калмаш) лаек булды.
Иманыбыз камил, Чакмагыш районының күктәге йолдыз кебек балкыган сәләтле шәхесләре кебек үк үзешчән артистларыбыз да арытаба якташларыбызны үзләренең иҗаты белән һәрдаим шатландырып торыр!\

Денис Мансуров, РФ һәм БР Журналистлар Союзы әгъзасы, Вәзих Исхаков исемендәге әдәби премия лауреаты